Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланды.
“Грани” мәдәни-ял үзәгендә “Дуслык” милли мәдәниятләр фестивале быел инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Моңа кадәр ул ике номинация буенча гына уздырылып килсә, Россия халыклары бердәмлеге елында оештыручылар аның программасын тагы да төрлеләндерергә карар кылганнар. Катнашучылар халык җырлары һәм биюләре белән бергә декоратив-гамәли сәнгать һәм кулинария буенча да үз осталыкларын күрсәтә алдылар. Чараның Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәре алдыннан үткәрелүе исә нурлатлыларның бәйрәм кәефен тагы да арттырды.
Милләтләр төрлелеге
Ачык төсләрдәге костюмнар кигән катнашучылар кунакларны фойеда милли сыйлардан сыгылып торган мул өстәлләр, күз явын алырлык кул эшләре белән каршы алдылар. Кайнар бәлеш, кабарып пешкән икмәк, пироглар, шартан, кош теле, тутырган тавык, кыстыбый, ләвәш, чәкчәк... Халыклар дуслыгы йорты каршындагы таҗик милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре дә бәйгедә катнашырга карар кылганнар. Шукрана Рәджәбова кызы Ясминә һәм улы Абдукәрим белән таҗик халкының традицион ризыгы – пылау тәкъдим иттеләр.
«Нурлат районында 25 ел яшибез. Башта Мамык авылында гомер иттек, хәзер инде берничә ел Нурлатта. Шул еллар эчендә Нурлат туган җиребез кебек якынга әверелде. Тормыш иптәшем илебез тынычлыгын саклап, махсус хәрби операциядә һәлак булды, – ди Шукрана Дәүләтовна. – Гаиләбездә пылауны яратып пешерәбез, шул ук вакытта татар ашларын да яратып әзерлибез. Бәлеш тә, токмачлы аш та яратабыз».
2 нче мәктәпнең хезмәт һәм технология укытучысы Елена Рассадина фестивальдә киездән эшләнгән төрле формадагы уникаль сумкалар коллекциясе белән катнашты. Укучылар белән аларны милли татар орнаментлары белән бизәп, үзенчәлекле итеп эшләгәннәр.
«Киез – заманча материал, әмма без аны милли төсмерләр белән баеттык. Без коллекциябездә традицияләр белән бүгенге көнне берләштердек. Аның белән технология буенча олимпиадада катнашып, призлы урын алдык, “Без бергә” республика фестивалендә дә лауреат булдык, – ди Елена Степановна. – Башка милләтләрнең орнаментлары белән дә эшлибез, рус бизәкләре белән ясалган коллекциябез дә бар».
Кечкенә дә төш кенә
Фестивальнең бай программасы сәхнәдә чыгышлар белән дәвам итте. Биредә төрле яшьтәге нурлатлылар халык җырлары һәм биюләрен башкардылар, йолаларын күрсәттеләр. Сәхнә берничә сәгатькә төрле милләт халыкларының мәдәни төрлелегеннән балкып торды, анда районда яшәүче төрле милләт халыкларының бай традицияләре тулысы белән чагылыш тапты.
“Буратино” балалар бакчасына йөрүче Полина Рябова сәхнәдә рус телендә балалайка турындагы җыр башкарды. 4 яшендә генә булса да, сәхнәгә беренче тапкыр гына чыгуы түгел икән инде. Узган елда район бәйгесендә катнашып, призлы урын алган булган. Бу бәйгегә дә әнисе һәм тәрбиячеләре белән ныклап әзерләнгәннәр. Рус халкы костюмы үзенә бик килешеп тора.
«Җырларга бик яратам. Бер дә дулкынланмыйм», – диде ул, сәхнәгә чыгар алдыннан.
Гомумән, быелгы фестивальгә нурлатлылардан 50дән артыграк заявка кергән, катнашучыларның саны исә 160тан артыграк булды.
«Нәкъ менә быел – Халыклар дуслыгы елында фестивальне шундый тагы да киңрәк форматта үткәрә алуыбызга шатмын. Бу аңа масштаблылык бирде һәм районыбыз мәдәниятенең уникальлеген тагы бер кат күрсәтте, – диде “Грани” мәдәни-ял үзәге директоры Динә Хөҗҗәтова. – Милли мәдәниятләрне үстерү юнәлешендә эш исә алга таба да дәвам иттереләчәк. Күптән түгел генә без республиканың Мәдәният министрлыгыннан яңа “Нурлы Нурлат: тату яшибез” дигән проектыбызны тормышка ашыру өчен грант оттык».
Сугышчылар да бар иде
Быелгы фестиваль исә катнашучыларның саны белән генә түгел, тамашачылар арасында аеруча дәрәҗәле кунаклар булуы белән дә тарихка кереп калырдыр. Чарага махсус хәрби операциядән Нурлатка кыска вакытлы ялга кайткан сугышчылар да килгән иде. Шәһәр башлыгы урынбасары Николай Липатов аларга – район башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән бүләкләр, милли традицияләрне саклау юлында тырышып хезмәт куючы бер төркем нурлатлыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Нет комментариев