Кизләү авыл мәдәният йортында “Әнием токмачы” дигән игелекле акция дәвам итә.
Һәр атна саен авылның битараф булмаган хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен өй токмачы әзерләү максатыннан бергә җыела.
Кулларыбыз җылысы һәм күңел кайгыртуы белән
Өй токмачының чираттагы хуш исле партиясе инде сугышчыларыбызга озатылган да.

Кизләү мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл халкы бу эшкә күңел җылысын сала. Алар өчен токмач әзерләү – гади көнкүреш эше генә түгел, ә уртак эшкә үз өлешеңне кертү, якташларга өй җылысының бер өлешен җиткерү һәм аларга ярдәм итәргә әзер булуларын искәртү мөмкинлеге.
“Әтиләребез, абыйларыбыз, ирләребез Җиңү белән кайтсыннар! Ә без, авыл халкы, аларга ярдәм итүебезне дәвам итәчәкбез!” – диләр акциядә катнашучылар.
Акциягә һәркем кушыла ала
“Әнием токмачы” акциясе Кизләү авыл мәдәният йортында һәр пәнҗешәмбе көнне үткәрелә. Сугышчыларга ярдәм итәргә теләгән һәр битараф булмаган авыл кешесе акциягә кушыла ала.
Нет комментариев