ХӘБӘРЛӘР

Ил һәм республика картасында

Дистанцион уку барышында 3нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары ТАССРның 100 еллыгына багышланган онлайн-конференциягә Нурлат районы һәм тулаем республика буенча демографик күрсәткечләр турында җентекле мәгълүмат тупладылар.

d Алар “Дуслык” газетасы укучыларында да кызыксыну уятыр, дип уйлыйм. 9б сыйныфыннан Сергей Белов җитәкчелегендәге укучылар төркеме Татарстан халкы санын Россиянең башка субъектлары белән чагыштырырга тәкъдим итте. Соңгы мәгълүматларга караганда, безнең республикада 3,9 миллион кеше яши һәм ул сан буенча сигезенче урынны алып тора. Ә республикалар арасында Татарстан 4 миллион кеше яши торган Башкортостаннан гына калышып, икенче урынны били. Татарстанда яшәүчеләрнең саны бирегә даими рәвештә күчеп килүчеләр исәбенә арта тора. Дарья Душенькина (9б сыйныфы) һәм Гөлназ Мингалимова (9а сыйныфы) төркемнәре урбанизация процессына җентекле анализ ясап, шундый нәтиҗәгә килделәр: Татарстан халкының күпчелеге – 76%тан артыграк – шәһәрдә яши торган республика булып санала. Әмма Нурлат халкын шәһәребез һәм районыбызда яшәүчеләрнең саны турындагы мәгълүматлар күбрәк кызыксындырадыр. 1939 елдан алып 2002гә кадәр Нурлат шәһәре халкының саны даими арта барган, 2003тән 2008гә кадәр кимегән, 2009дан 2014 елга кадәр арткан һәм тикшерү чорында иң максималь күрсәткеч – 33267гә кадәр җиткән. Соңгы елларда халык саны кими бара, һәм 2020 елның 1нче гыйнварена Нурлатта 32014 кеше исәпләнә. Безнең зур булмаган шәһәребез халык саны буенча республиканың 23 шәһәре арасында 12нче урынны алып тора, урбанизация 58% тәшкил итә. Вероника Николаева (9а сыйныфы) һәм Карина Михеева (9б сыйныфы) халыкның тыгызлыгы буенча исәпләүләр уздырдылар, һәм түбәндәге нәтиҗәгә килделәр. Нурлат районы авылларында 23330 кеше яши, республиканың 43 районы арасында ул 11нче урынны алып тора. Халык тыгызлыгы ягыннан бер квадрат километрга 12,8 кеше туры килә, бу республиканың уртача күрсәткечләреннән күпкә түбәнрәк. Халык тыгызлыгы картасына караганда, иң зур күрсәткечләр Яшел Үзән (бер квадрат километрга 43,4 кеше), Кукмара (35,8), Балтач (33) районнарында. Иң түбән күрсәткеч Алабуга (7,8) һәм Зәй (8,9) районнарында. Эльвина Мөхәммәтова (9а сыйныфы) һәм Руслан Чувалов (9б сыйныфы) Татарстан районнарының милли составына анализ ясадылар. Тулаем республика буенча татарлар беренчелекне алып тора – 54%, икенче урында руслар – 40%, өченчедә – чувашлар (3,4%). Нурлат районының милли составы диаграммасы күпкә аерыла: татарлар – 52%, чувашлар – 25%, руслар – 21%. Укучылар шуңа игътибар иткәннәр, күпчелек районнарда татарлар өстенлекне алып тора. Мисал өчен, Актаныш районында алар 96%, Арчада – 93%, Апаста – 90%. Руслар күп яши торган районнар да бар. Мисал өчен, Бөгелмәдә аларның саны – 57%, Спаста – 68%, Югары Осланда – 66%. Республикабыз башкаласында яшәүче халыкның 48,7%ын – руслар, 47,6%ын татарлар тәшкил итә. Республикабызда төрле диндәге һәм милләттәге халыклар вәкилләре имин тормыш кичерә, мәдәни байлыклар, белемнәр белән уртаклаша, боларның барысы да аның тотрыклы үсешенә китерә. Конференциядә тәкъдим ителгән иң яхшы эшләр халыкара һәм Россия конкурсларына юлланды, анда балалар I урыннар яулап, грамоталарга ия булдылар.


Нет комментариев