Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Илнур Сәлахов “Рамазанга бүләк” акциясе кысаларында 11 нурлатлыга “Дуслык» газетасын яздырды

Шулай итеп, «Татриэлтстрой» директоры ел саен үткәрелә торган «Нурлат-информ» хәйрия акциясенә ярдәм итте.

2024 елның икенче яртыеллыгына «Дуслык» (“Дружба”, “Туслах”) газетасына альтернатив язылу башланды. Язылу кампаниясе башлану белән “Нурлат-информ" яңа акцияләр башлап җибәрде, аларга теләгән һәркем кушыла ала.

«Нурлат-информ» хәйрия акциясенә беренчеләрдән булып «Татриэлтстрой» директоры Илнур Сәлахов кушылды. Ул Нурлат шәһәренең өлкән яшьтәге 11 кешесенә «Дуслык» газетасына язылу бүләк итте. Илнур Рафикович безнең редакциянең ышанычлы дусты булып тора, һәр язылу кампанияләренә, шулай ук «Нурлат-информ» акцияләренә һәм проектларына теләп ярдәм итә.

"Рамазан ае-изге һәм игелекле эшләр ае. Район газетасы якташларымның гаиләләренә күбрәк яхшы хәбәр китерсен», – дип билгеләп үтте Илнур Рафикович.

Без якташыбызга рәхмәтебезне белдерәбез һәм барлык нурлатлыларны да акциягә кушылырга чакырабыз.

Исегезгә төшерәбез, мәктәпкәчә учреждениеләр коллективлары Гаилә елына багышланган «Түгәрәк гаилә» конкурсында катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев