Исхак Вәлиуллин Нурлат районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткән
Зур җитәкчелек мәктәбе узып, районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткән Исхак Гарифулла улы Вәлиуллин хезмәте бәрабәренә ирешкән казанышлар да ачык раслый моны.
Хезмәт биографиясенең һәр һөнәри баскычы үз тормыш сабагын бирә һәм төрле яктан сыный аны, әмма Исхак Гарифуллович үзе инанган яшәү принципларына тугры кала. Болар аңа узган гасырның 80нче елларында ялан кырда эшли башлаган технологик транспорт идарәсен берничә дистә ел эчендә “Татнефть” җәмгыяте күләмендә алдынгы предприятие дәрәҗәсенә җиткерергә дә, соңыннан район хакимияте башлыгының шәһәр буенча урынбасары вазыйфасын башкарганда да ярдәм итә.
– Мин кырыс дисциплина һәм дөреслек яклы булдым, – дип в а к ы й г а л а р г а б а й хезмәт елларын кабат күз алдыннан кичерде Исхак Вәлиуллин. Хезмәт юлында иң кад е р л е х а т и р ә л ә р е тормышының өч дистә елын багышлаган Нурлат УТТсы белән бәйле аның. – Әлбәттә, мондый мөнәсәбәтнең асылында, иң беренче чиратта, кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларның гомере, сәламәтлеге өчен җаваплылык ятты. УТТ оеша башлаганда эшне көйләп җибәрергә, база, гаражлар төзергә, коллектив тупларга кирәк иде. Шоферлар булмау сәбәпле, хезмәткәрләрне вахта белән 12шәр авылдан ташыган, тәүлек әйләнәсе эшләгән чаклар да булды. Минем өчен дә, коллектив өчен дә үзенә күрә тәрбия мәктәбе булды ул. Эштә килеп туган төрле хәлләр белән бәйле рәвештә катырак бәрелсәм дә, гаделлекне өстен күрдем, халык белән аңлашып эшләдек...
Го м е р к и т а б ы н ы ң сигез дистә еллык сәхифәләрен бер-бер артлы ачканда моңа охшашлы күп вакыйгалар хәтерендә яңара – аларның барысы да якын һәм кадерле Исхак Гарифулловичка. Трактор руле артында беренче хезмәт тәмен татый башлап, зур дәрәҗәләр яулаган Фома егете хезмәтенә күрә хөрмәтен дә мулдан казана. ТРның атказанган транспорт хезмәткәренең казанышлар янчыгындагы мактаулы бүләкләре аз түгел. Профессиональ хезмәтеннән туктагач, ул дин юнәлешендә хезмәт итә башлый: мөәзин һәм хаҗи Исхак Вәлиуллинның аһәңле тавышы менә 20 еллап инде Кормыш халкын намазга чакыра. Намазлык өстендә башланган һәр көне бүген дә, гадәттәгечә, хезмәт белән уза аның. Бакча, йорт мәшәкатьләре, яраткан онык-оныкчыклары белән аралашу булсынмы – Исхак Гарифуллович тормышның һәр мизгеленә шатланып, үткәненә шөкерана кылып яши. “Бер дә уйламыйча, яшьлегемә кире кайтыр идем”, – ди ул. Димәк, үткәне өчен горурланырлыгы да, эшләре белән мактанырлыгы да бар. Бүгенгесе дә сөенечле – бабаларының яшәү кыйммәтләрен м и р а с и т е п а л г а н оныклары бар, инде В ә л и ул л и н н а р н ы ң гаилә традицияләрен дәвам иттерүче оныкчыклары үсеп килә. Ә гаилә җепләре аеруча нык аларның. 5 дистә ел тату гомер иткән тормыш иптәше Асия ханым, балалары һәм күпсанлы якыннары даирәсендә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән бу көннәрдә аеруча ачык чагыла ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев