Каникуллар башлана
Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматләр буенча, 26 марттан район мәктәпләрендә язгы каникуллар башланачак.
Каникуллар 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Бу чорда мәктәпләрдә спорт-күңел ачу чаралары узачак, имтиханнарга әзерлек эшләре алып барылачак. Мөгариф бүлеге белгечләре 9 көн дәвам иткән каникуллар чорында юл йөрү кагыйдәләре, иминлек турында онытмаска чакыралар. Ә алда - Бердәм дәүләт имтиханнары һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнары белән хәлиткеч дүртенче чирек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев