Хезмәт белән яуланган “бренд”
ХӘБӘРЛӘР

Хезмәт белән яуланган “бренд”

Якты Күлдән кыяр һәм помидор үстерү осталары булып танылган Фәйзуллиннар быел тагы бер – җәйге теплица да төзеп куйганнар.

Башкаларыннан берни белән дә аерылмый диярлек ул – агачтан ясалган каркаска полиэтилен тарттырылган, рәтләр араларына тамчылы су сибү җайланмасы сузылган, үсентеләрнең төпләре махсус полиэтилен белән капланган. Аерма бары шун - да – биредә җылылык үткәрелмәгән, шуңа да помидорларны бераз соңрак – апрельнең 10нарыннан соң гына күчереп утыртканнар. Әлбәттә инде, уңышын да соңрак – июль урталарында гына җыеп алачаклар. Ә суыграк көннәрдә полиэтиленның ике катлы булуы ярдәмгә килгән. Ике арадагы һава катламы термос эффекты тудыра икән. Хәзер инде, көннәр җылыткач, киресенчә, эссе һава аркасында бераз проблемалар килеп чыккан – үсентеләрнең сорты үз-үзеннән серкәләнә торган булса да, артык эсседә җимешләр формалаша алмый икән. Шуңа да оясы белән шөпшәләр алып кайтырга туры килә. Иртәдән кичкә кадәр 30лап шөпшә “эштә” хәзер. – Б у т е п л и ц а н ы ң җирләрен узган елдан әзерләп, стеналарын ясап калдырган идек, түбәсен быел яптык. 1300 төп ал төстәге помидор утырттык. Безнең өчен яңа сорт әле, әмма уңышы яхшы булырга охшаган, чук аралары зур түгел – 10-15 сантиметрлар тирәсе. Җәйге теплица өчен менә дигән, аларны биш-алты буын гына үстерәчәкбез бит, – ди Рәфис Фәйзуллин. Әле яшь булсалар да, тормыш иптәше Рәмзия белән помидор һәм кыяр үстерү буенча белем һәм тәҗрибәләре оста бакчачыларны да сокландырырлык аларның. Хәер, меңәрләгән төп помидор һәм кыярны шунсыз үстереп тә булмый торгандыр. Бу эштә шактый тәҗрибәле әти-әниләре Рәфыйкъ һәм Румия Фәйзуллиннардан аерылып яңа урында теплицалар корып куюларына 4 ел булган икән быел. – Башта бер теплицадан башлаган идек, аннары янәшәдә икенчесен ясап куйдык, быел менә эксперимент рәвешендә тагы берсен бастырдык. Өч теплицада барлыгы 4 меңләп төп помидор, 600 төп кыярыбыз бар. Кергән бар керем әлегә хуҗалыкны киңәйтүгә китеп бара. Киләсе елга тагы бер 10 сутыйда теплица булдырырга дигән ниятебез бар, – дип дәвам итә Рәфис. Алга таба исә үстерелгән п р о д у к ц и я н е ч и т шәһәрләргә, челтәр кибетләренә чыгарырга дип тә план коралар. Ә әлегә шәһәрдә берничә ноктада сату итәләр һәм, гаилә башлыгы Рәфыйкъ Фәйзуллин әйтүенчә, биредә район җитәкчелегенең, иң беренче чиратта, район башлыгы Алмаз Әхмәтшинның хуплау һәм ярдәмен тоялар. Хуҗалыкта исә эш бер дә бетеп тормый. Хәзер менә – җылытыла торган теплицаларда помидорлар күпләп өлгерә, көн саен кичтән аларны җыялар, сортларга һәм үлчәмнәре буенча аерып, пөхтәләп тартмаларга тутырып калдыралар. Көненә помидорда гына да 2 центнерлап уңыш җыялар икән. Аларны һәм таңнан җыелган кыярларны да шул көнне үк сатуга алып чыгалар... Ерак түгел әти-әниләренең ишегалдында – тагы ике теплица. Анда башлыча кыяр үстерәләр. Менә инде ничәмә еллар буена Фәйзуллиннар нурлатлыларны иртә яздан көзгә кадәр яңа өзелгән помидор, кыярлар белән тәэмин итә. Һәм аларның экологик чиста мохитта, бернинди зарарлы химикатлар кулланылмыйча үстерелгән продукциясен башкаларныкы белән бутау мөмкин дә түгел. – Кайчакта “Үзегезнең помидорлармы соң бу?” дип ышанмыйча торучылар да бар. Аеруча эре помидорларның безнеке булуына шикләнеп карыйлар. Ышанмаслык та бит, 700 граммлы помидорларыбыз бар әнә, – дип үлчәү тәлинкәсенә иң эре помидорны куя Рәмзия. Ә Фәйзуллиннар өчен теплица – гаилә эше. Һәм биредә уңышның һәр килограммы зур тырышлык белән табыла. Бу көннәрдә, мәсәлән, бөтен гаиләләре – Рәфыйкъ абый белән Румия апа, уллары Рәфис, Рәмис, к и л е н н ә р е Рә м з и я , Зәлинә, хәтта оныклары – кечкенә Рания һәм башка туганнары да бу эшкә хәленнән килгәнчә өлеш кертергә тырыша. Дин кагыйдәләрен истә тотып, үзләре әйтмешли, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, хәрәмгә юл куймыйча эшлиләр һәм алга таба да еллар дәвамында булдырылган “Якты Күл яшелчәләре” брендына һич тә хилафлык китермәскә исәпләре.


Нет комментариев