Кизләүдә татар эстрадасы йолдызлары концерт куйган
Шул көннәрдә Кизләү авылы мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан зур концерт тамашасы булып узган.
Якташларыбыз, танылган җырчылар Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Чулпан Билданова, татар эстрадасы йолдызы Рафаэль Якупов кич буе иң матур, моңлы җырларын башкарган. Концертны алып барган Рамил Шараповның мәзәкләре дә тамашачыларның күңелләренә хуш килгән.
– Мондый концерт авылыбыз егете, республикада танылу алган җырчы Рөстәм Насыйбуллин тарафыннан беренче тапкыр шулай зур итеп, түләүсез оештырылды, һәм зур аншлаг белән үтте. Киләчәктә аны традициягә кертергә дигән тәкъдим дә булды, – дип фикерләре белән уртаклашты Кизләү мәдәният йорты секторы бүлеге мөдире Бриллиант Галимова. – Артистларны халык бик җылы каршы алды, Кизләүдән, Киекледән, Үрнәктән генә түгел, Нурлатта яшәүче якташларыбыз да күп килгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев