Коммуналь хезмәтләр өчен нурлатлылар өйдән чыкмыйча да түли алалар
Гөлнәзирә Исхаковага 63 яшь, лаеклы ялда. Буш вакыты җитәрлек булса да, аннан дөрес файдаланырга тырыша. Мисалга, коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә вакытын чиратларга сарыф итми.
– Мин улларыма кунакка еш барам, берсе Башкортстанда, икенчесе Нижневартовскида яшиләр. Өйдә озак булмый торсам да, коммуналь түләүләрне вакытында башкарам, – дип уртаклашты ул.
Бу авырлык тудырмый, чөнки хезмәтләр өчен ул онлайн түли.
– Быел яз көне мин коммуналь хезмәтләр өчен түли торган “Татэнергосбыт”та моны ничек эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Бары бер тапкыр гына түләү кәгазендәге штрих-кодны сканерладым, һәм хәзер ай саен түләүгә смс алам. Шулай итеп, кайда гына булсам, кая гына китсәм дә, коммуналь хезмәтләр буенча бурычларым җыелып ятмый. Исәпләгеч күрсәткечләрен дә онлайн җибәрәм. Киләсе айга квитанцияләр килгәч, аларда миннән кергән сумма да, исәпләгечләрнең мин тапшырган күрсәткечләре дә язылган була.
Гөлнәзирә Нәсимовна 20 елдан артыграк бухгалтер булып эшләгән. Әлбәттә инде, башкаларга караганда, аңа саннар белән эшләү җиңелрәк. Әмма ул онлайн-түләүләрне башкару һәркемнең хәленнән килә дип саный. –
Хәзерге заман шуңа таба бара да – тиздән барыбыз да шулай түләячәкбез. Әкренләп өйрәнергә кирәк, чиратларда торганчы, – ди ул.
Моңа өйрәнү, чыннан да, авыр түгел. Эпидемиологик хәлне истә тотсак, мөһим дә әле. “Татэнергосбыт” АҖ Чистай бүлекчәсе филиалының Нурлаттагы клиентларга хезмәт күрсәтү офисы начальнигы Илдус Әхмәдиев сүзләренә караганда, бүгенге көндә электрон түләүләр 45 процент тирәсе. Ә бу нурлатлыларның күпчелеге квитанцияләрне кассалар аша башкаруны өстенрәк күрә дигән сүз.
– Ай саен 24еннән 26сына кадәр без көненә 500-600әр кеше кабул итәбез, – дип мисал китерде Илдус Хәсәнович чираттагы гомумшәһәр планеркасында. – Ә бит коммуналь түләүләрне комиссияләрсез башкару өчен уңайлы онлайн-сервислар эшләнгән, болар – безнең сайттагы шәхси кабинет, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм башкалар. Шулай ук кәгазь квитанцияләрдән баш тартып, аларны электронлыга алыштырырга мөмкин, ул түләүче күрсәткән электрон почтага киләчәк.
Мисал өчен, Владимир Кузнецов квитанцияне электрон рәвештә ала.
– Түләүләрне кайчаннан алып электрон рәвештә башкара башлаганымны хәтерләмим дә инде, – ди ул. – Хәзер мине кәгазьләр белән почтага яисә банкка барырга беркем дә мәҗбүр итә алмаячак. Өстәвенә, коммуналь хезмәтләр өчен квитанция дә шәхси электронкама килә. Хәтерлим әле, әти-әниләр квитанцияләрне почта тартмасыннан алгач, югалтмас өчен, һәрвакыт күренә торган урынга куярга тырышалар иде. Ә инде без, бала-чага, аларны ялгыш кая да булса куйсак, бетте – тавыш куба. Балаларымның әлеге квитанцияләрне күргәннәре дә юктыр, мөгаен. Кайвакыт смартфон аша эшемдә үк, яисә кичен, өйгә кайткач, компьютер ярдәмендә түлим.
Гөлнәзирә Исхакова да, Владимир Кузнецов та онлайнтүләүләрнең өстенлекләрен үз шәхси тәҗрибәләре белән сынаганнар. Аларның сүзләренә караганда, электрон түләүләрне яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә үзләштерә ала. Өстәвенә, аның алгоритмы бик гади. Илдус Хәсәнович сүзләренә караганда, әгәр кемгә дә булса түләүләрнең мондый форматы авырлык тудырса, аларның белгечләре бик теләп ярдәмгә киләчәкләр.
– Торак-коммуналь хезмәтләр өчен банк картасы һәм интернетка тоташу мөмкинлеге белән җайланмасы булган һәркем онлайн түли ала, – ди Илдус Хәсәнович. – Мисал өчен, безнең сайтта түләү өчен кирәкле “тәрәзә” баш биттә урнашкан. Шәхси кабинетта да теркәлү үтәргә кирәкми, лицевой счетның номерын кертү җитә. Түләүләрнең мондый ысулы уңайлы гына түгел, гади дә. Шәхси кабинеттан кулланганда, түләүләрне башкарудан тыш, исәпләгеч күрсәткечләрен тапшырырга, счет-квитанция һәм хәтта белгеч консультациясен дә алырга мөмкин. Мобиль кушымтаның да мөмкинлекләре зур.
Онлайн форматта бүген коммуналь хезмәтләр өчен генә түгел, башка түләүләрне дә башкаралар. Чөнки моңа өйрәнү һич тә авыр түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев