Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Коррупция: аннан котылып буламы?

Законнардагы үзгәрешләр коррупцион төсмердәге хокук бозулар өчен җаваплылыкны торган сан кискенләштерә. Ә бу чаралар нәтиҗәлеме соң?

Ленар Мисбахов, Нурлат шәһәр прокуроры урынбасары:
- Нурлат шәһәр прокуратурасы коррупциягә каршы көрәш законнарының үтәлешенә даими контрольлек итеп тора. Муниципаль норматив-хокукый актлар проектлары, шулай ук элегрәк кабул ителгән гамәлдәге карарлар тикшерелә. Беренче яртыеллыктагы 225 проектның 61енә без килешмәү заключениесе бирдек, 13ендә коорупцион факторлар ачыкланды. Гамәлдәге хокукый актлар законнардагы үзгәрешләргә туры килү-килмәү ягыннан тикшерелә. Агымдагы елда бюджет средстволарын файдалануга күзәтчелек иткән вакытта әлеге средстволарны нәтиҗәсез файдалануга бәйле хокук бозулар ачыкланды. Шәһәр башкарма комитетының муниципаль ихтыяҗларга товарлар китертүгә заказлар урнаштыруда электрон сәүдәләре, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү мониторингы нәтиҗәләре буенча да хокук бозулар ачыкланды. Нәтиҗәләр буенча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе РФ КоАПының 7.30 маддәсе 4.1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Прокуратура бюджет маддәләренең максатчан һәм нәтиҗәле файдалануына контроль алып бара. Нурлат районы муниципаль хезмәткәрләренең керемнәр, милек һәм милек характерындагы бурычлары турында бирелгән мәгълүматларының чынбарлыкка туры-килмәүләре тикшерелде. Нәтиҗәләр буенча, район башлыгы исеменә муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан җибәрелгән закон бозуларны бетерү турында представлениеләр кертелде.
Альберт Хәйруллин, җинаять-үтәтү инспекциясенең өлкән инспекторы:
- Гражданин буларак, миңа коррупциягә каршы көрәш җиңелчә генә тоела. Әледән-әле 6-7шәр мең сум ришвәт алучыларның эзләренә төшәләр. Ә бит миллионнар белән исәпләнгән ришвәтләр дә бар, һәм моны барысы да белә. Коррупция - җәмгыятебезнең иң авырткан җире. Һәм бу авыру инде хроникка әверелгәндер дигән уй да бар. Кайбер тармакларда, мисал өчен, медицинада бу инде мәҗбүри эш кебек кабул ителә. Ничек әлеге кешеләрнең үз эшләре өчен тагы акчалата бүләк таләп итәргә дә намуслары җитә икән, алар моның өчен хезмәт хакы алалар бит. Кешеләргә исә мондый провокацияләргә бирешмәскә өйрәнергә кирәк.
Зәйтүнә Вәлиева, сатучы:
- Түрәләрнең үз керемнәре турында декларация бирә башлаулары - коррупциягә каршы көрәштә зур адым. Күпләр законны читләтеп үтәргә омтылсалар да, бу озакка сузылмаячак. Дәүләт бу эшкә игътибар бирә икән, димәк, нәтиҗәсе дә булачак. Күп кенә службалар белән эш йөртүе шактый җиңеләйде. Байтак эшне Интернет аша башкарып була. Теркәү палатасында фатирыңны рәсмиләштерү өчен элекке еллардагы кебек төннән үк чират алып куясы юк, кабул итүгә алдан язылырга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция