“Легенда” клубы патриотик тәрбия өчен бүләк алды
Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин чәршәмбе көнне Нева мәйданчыгында республикабызның җыелма эзләнү отряды лагеренда булып китте.
Әлеге отряд составында кыр экспедициясендә шәһәребезнең “Легенда” хәрби-патриотик клубы активы да катнаша. Ул клуб җитәкчесе Владимир Малыгинга үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүе һәм Ватанга мәхәббәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Татарстанлылар әлеге мемориалда эзләнү эшләрен 1996 елдан бирле алып бара. Быелгы Хәтер вахтасы якташларыбыз өчен уңышлы булган. Казу эшләре барышында алар 20 сугышчының җәсәдләрен, 10 солдат медальоны тапканнар. Медальоннарның 5се шәхси мәгълүматлар язылган кушымталар белән булган. Бүгенге көндә алар экспертизада.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев