Бүгеннән республиканың барлык мәхәлләләре, шул исәптән Нурлат шәһәре һәм районнары мәчетләре дә үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде.
Шулай итеп, махсус режим чорында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы карары белән кабул ителгән кайбер чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Бүгеннән башлап мәчетләрдә җәмәгать намазларын күмәк уку рөхсәт ителә, әмма дини гамәлләр бары санитарэпидемиологик шартларны истә тотып кына тормышка ашырыла. – Мәчетләргә бары тик битлекбияләй режимын саклаган, шәхси намазлыклары булган кешеләр генә кертеләчәк, – дип бу уңайдан аңлатма бирде Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов. – Җәмәгать намазлары социаль дистанцияне саклап үткәреләчәк, ягъни мөселман кардәшләребез арасында 1,5 метр ара сакланырга тиеш булачак. Коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы саклана, шуңа күрә 65 яшьтән өлкәнрәк булган, сәламәтлекләре какшаган дин кардәшләребезгә мәчеткә һәм җомга намазларына килүдән тыелып торырга киңәш бирер идем. Җомга намазы урынына алар өйләрендә өйлә намазын укый алалар. Моннан тыш, гыйбадәт бүлмәләре 400 кв.м.дан артык мәйдан биләгән мәчетләргә берьюлы 100дән артыграк кеше кертелмәячәк. Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, үзгәрешләр әлегә мәчетләр ачылуга гына кагыла. Күп халык катнашындагы мәҗлесләр, никах һәм исем кушу йолаларын үткәрү буенча чикләүләр үз көчендә кала.
Нет комментариев