Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Медальләр дә тапшырдылар, концерт та оештырдылар

Бүген районның биш авыл җирлегендә һәм шикәрчеләр бистәсендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшыру тантаналары узды.

Бу көнне 258 ветеран, тыл хезмәтчәне һәм сугыш ветераны юбилей медальләренә ия булды. Район Советы аппараты җитәкчесе Олег Микушкин Яңа Иглай һәм Биляр Озеро авыл җирлекләрендә узган бәйрәм чараларында 90 а якын кешегә юбилей бүләге тапшырды. Олек Александрович өлкәннәрне җылы котлап, сәламәтлек, озын гомер теләде.
Әхмәт авыл җирлегендә яшәүче 41 өлкән кеше өчен Кормыш район мәдәният йортында тантаналы чара узды. Бу көнне өлкәннәргә ихтирам сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдән мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова, Әхмәт авыл җирлеге башлыгы Әнәс Рәхмәтуллин җиткерделәр. Әлфия Салиховна район җитәкчелеге исеменнән тыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре, батырлыклары һәм бүгенге көндә дә актив гражданлык позиясе алып барулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Чарада җавап сүзе белән Чишмә авылында яшәүче Сәхелбәян апа Яруллина чыкты. Ул бүләкләр өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Чара һәр торак пуктта да бәйрәм концерты белән үрелеп барды.
Фома авылында бүгенге көндә ике ветеран бар. Мирәсет Гатинга һәм быел 101 яшен тутырган Исхак Канәфинга, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары толларына һәм тыл хезмәтчәннәренә - җәмгысе 34 кешегә медальләрне райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин һәм районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Разия Садретдинова тапшырдылар. Дәүләт бүләген алучыларны Фома авыл җирлеге башлыгы Рәшит Абдрахманов та котлады. Шул ук көнне Әнәс Нәбиуллин һәм Разия Садретдинова Бикколда да 23 кешегә медаль тапшырдылар. Биредә юбилей медаленә ия гаилә парлары да бар: тыл хезмәтчәннәре Вәзир ага һәм Гамбәр апа Әхмәтшиннар, авылның бүгенге көндә исә булган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Әхмәтсәлим ага һәм Закирә апа Сәгыйровлар да тантанага килгәннәр иде. Биккол авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина да чарада катнашучы өлкәннәргә җылы теләкләрен җиткерде. Ике авылда да тантаналы чара концерт белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев