Минем әти “халык дошманы” түгел
ХӘБӘРЛӘР

Минем әти “халык дошманы” түгел

Бу язмамны яу кырында ятып калган бабамнар: Галиуллин Вәлиулла Галиулла улы һәм Минебаев Рәхимҗан Минебай улы, шулай ук сугыш елларында Бөек Җиңү көнен якынайту өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәре, әтием Галиуллин Хабибулла Вәлиулла улы һәм әнием Галиуллина Тәскирә Рәхимҗан кызының якты истәлегенә багышлыйм.

Мин әтинең елаганын үз гомеремдә ике тапкыр күрдем. Ирләрчә.Тавышсыз.

Мәктәптә эшләгән чагым. Өйгә кайтсам, әтиемнең кулында “Социалистик Татарстан” газетасы.Үзе бертуктаусыз кабатлый:

- Кара әла, Тәскирә (анысы әнием) әтиемне аклаганнар.Менә исемлек...

- Әйттем бит, мине әтием халык дошманы түгел (кузендә яшь)

- Әти,әти.... Кем ул “халык дошманы”?

- Кызым, кем әйтте ул сүзне?

- Урамда, бер апа .... Ул минем кем кызы булуымны сорашты.

- Ә син?

- Мин, Хабибулла кызы дидем....

- Ә ул?

- Синең бабаң “халык дошманы”-диде.

Әтием бу сүздән озак кына дәшми торды.8 яшьлек кызыннан бу сүзләрне беренче тапкыр ишетүе аның.Гаиләдә моңа кадәр бу темага сөйләшү тыелган иде. Тамагына төер утырды, күзләреннән эре күз яшьләре тамып төште. Мин әтинең елаганын беренче тапкыр шунда күрдем.Ныкъ характерлы, таләпчән, кырыс әтием беркайчан үзе дә зарланмады һәм “елакларны” җене сөйми иде. Чын ир-егетләрчә яшәде ул. Һәм шунда җайлап кына мине кроватька утыртты һәм гаиләгә кагылышлы истәлекләрне сөйли башлады.

- Бабаң Вәлиулла ятим бала була. Хәер сорашып йөргәндә минем әнинең әтисе аны кызганып үзенә уллыкка ала.Бик хәлле, ныкъ тормышлы кеше була бабай. Вәлиулла бабанны  үз улы кебек тәрбияли.Чөнки ир балалары булмый, гаиләсендә гел кызлар гына. Үсмер Вәлиулла бабайдан сату эшен үзләштерә, тырыш, эшчән булып үсә. Буй җиткәч, әбиең Гандәлиф белән гаилә коралар, сәүдәгәрлек эшенә керешә.Товарга Мәскәүгә кадәр бара ул. Авылдашларга бурычка биреп тора.Шуңа да сала халкы үзен бик хөрмәт итә. Бик матур итеп тальянда уйный.Чибәр, матур ир-ат була ул. Гаиләдә иң беренче бала булып мин туганмын. Аннан сеңелем туды.

1930нчы ел. Ул елның “салкын җиле” безнең гаилә ишеген дә шакыды. 5нче февральдә кара “тужуркалы” кешеләр кырыс кына килеп керделәр дә әтигә киенергә куштылар.Караңгы кышкы төндә  без ике бала әни кочагына сыендык.Аңламадык, ни өчен әтине алып киткәннәрен. Колхозга каршы “сөйләгән”, дини темага фикерләрен белдергән икән бит.... Әтигә карата бу “гаепне” без  соңрак белдек. Әмма,“җинаятьне”күрсәтерлек дәлил булмагач,  6нчы мартта, әтигә каршы “эш” туктала.

Әмма моның белән генә бетмәде әле.1936нчы елда энем туды.Тормышыбыз җитеш.Әти бик эшчән, уңган. Күркәләр, ат, терлек күп. Хуҗалык ныкъ.Әмма “теге” машина 1937нче елда кабат безнең ишек алдына туктады.Өйгә керделәр һәм тентү тотынды.Әнинең сандыгын әйләндереп капладылар..Өйнең астын-өскә әйләндереп бөтен әйберләрне алып чыгып киттеләр.Миңа 9 яшь иде.Әтине соңгы күрүем булды.

- Елама, улым.Син иң олысы гаиләдә.Әниең, сеңелең, энең язмышы синең җаваплылыкта.Ныкъ бул.Елама.Авыр булса да сиздермә.....

Бабаң Вәлиулланың соңгы сүзләре бу.

- Ни өчен гаепләделәр соң?

- Статья 58 п.10, 59, п.2 (Бу мәгълүматне соңрак  БД “Жертвы политического террора в СССР”.Книга памяти Республики Татарстан”нан алдык)

- Әти, ә бабай турында берни  белә алмадыгызмы?

- Кызым, ул штрафбатта булган. Шундый мәгълүмат булды.Аннан тагын бер истәлек.Күрше әбиең бервакыт мине чакырып алды да сүз башлады:

- Хабибулла, безнең Зөләйха Вәлиулланы күргән...

- Ничек күргән, кайда?

- Комсомольск- на- Амуре якларында

- Юк булмас…

- Әйе, күптән инде бу хәл.Сөйләргә курыктым.Хәзер картайдым.Ябып куймаслар инде.Хәзер үзең дә бабай.

- Тыңла.Бу хәл сугышка кадәр була.Авыл кебек була бит ул җирләр. Зөләйха шундагы туганнарга баргач, кибеткә бер сакаллы ир-ат керә.Зөләйха белән озак карашып торалар. Бергә үстеләр бит алар..Сеңелем танышыннан бу ир-атның кем булуын сорый.Аңа  ул “халык дошманы”, беркем белән аралашмаска кушылган, исеме Володя-ди. Аннан бик матур тальянда уйный, җырлый һәм елый.

-Әти булганмы икән ул?

-Кем белә?Володя-Вәлиулла.Хәзер Зөләйха юк шул, тагын бер кат сөйләтергә.

-Таба алмадык әтине озак еллар.Авыл җирлегенә хаты килгән сугышка керәбез, гаиләм ничек икән?-диеп .Әмма ул хатны безгә бирмәделәр.Курыкканнардыр , кызым.Заманы шундый иде.Авылдан бик күпләрне алып киттеләр.Юк кына гаеп өчен.Без “халык дошманы” уллары бик күп кыен күрдек.Андый-мондый ялгыш эш эшләсәк, син “халык дошманы” улы,әтиең артыннан китәсең киләме?-дигән сүзләрне күп ишеттек..Сугыш башланганда миңа 14 яшь иде.Өлкәннәр белән беррәттән Бөек Җиңү көнен якынайту өчен  көнне-төнгә ялгап тылда эшләдек.”Военное время” генә диеп әйтәләр иде.

- Кырда кунып зурлар белән беррәттән эшләдек -диеп сүзгә кушыла әнием.Әтине сугышка озатканны бүгенгедәй хәтерлим.Ул көнне әти белән әни озак кич утырды.Мин әтинең итәгенә башны куйганмын да йоклап киткәнмен.Шунда йокы аралаш “китмә ,әти, китмә”-диям икән.Әти елап башымны сыйпый  “и, бала, бик күп  авырлыклар күрергә туры киләчәк бит сезгә”-диеп әйтә икән.Китте әти сугышка һәм әйләнеп кайтмады. (Әниемнең әтисе-Минебаев Рәхимҗан Минебай улы 1941 нче елның декабрендә һәлак була.)

- Менә шулай кызым. Ике бабаң да якты киләчәгебез өчен яу кырында ятып калды.

9нчы май-Бөек Җиңү бәйрәме көнендә әти белән әни тирән сагышка күмелеп сугыш елларын  искә алалар иде.

Әни әйтә иде: күпме күз яшьләре түгелде, яшь гомерләр киселде.Без әти сүзен әйтергә тилмереп үстек.Ә сезнең буын бабай-диеп әйтә алмады...

Әлеге истәлекләр әнием һәм әтиемнән, күрше әбинең сөйләгәннәре буенча язылды


Нет комментариев