Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Миннеханов бүләге нурлатлылар күңеленә хуш килде

Кичә, 26 июльдә районнан 150гә якын кеше Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионатының ачылу тантанасында күрсәтелгән "Пилигрим" тамашасын хозур кылып кайтты.

Саллы делегация составында тәрбиягә бала алып үстерүче, күпбалалары гаиләләрдән, ятим балалар бар иде, шулай ук кайбер авыл җирлекләре башлыклары да барды. Мондый мөмкинлекне исә хәйрия гамәле буларак республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов бүләк итте, аның исеменнән һәр тамашачыга чакыру билет өләшенде. Шоу башларын алдыннан исә тамашачыларны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде һәм Татарстан Лидеры Рөстәм Миннехановның котлауларын, теләкләрен дә җиткерде.
"Татнефть-Арена"да барган ике сәгатьлек тамашаны барысы да тын да алмый күзәтте. Балаларның әйтүенчә, аларга бигрәк тә төрле ут-яктылыклар белән эшләнгән спецеэффектлар кулланып, Казан тарихын тасвирлау, тамашаның көтелмәгән сюрпризлары ошаган икән. Соңыннан исә барлык тамашачылар өчен бәйрәмчә төшке аш та оештырылшан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат балалары чемпионатта