Районның киләчәген тәэмин итүдә эшмәкәрлекне үстерү - өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.
Район башлыгы каршындагы эшмәкәрлек буенча Совет утырышларында эшмәкәрлек үсеше өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алышына, кайбер мәсьәләләр урында хәл ителә. Эшмәкәрләр белән мондый формада очрашулар районда ай саен үткәрелә.
Узган атнада исә район башлыгы Равил Кузюров эшмәкәрләрне шәхси кабул итте. Аларны борчыган сорауларга җавап бирде, гозер-үтенечләрен тыңлады. Бу юлы кабул итүгә дүрт кеше язылган иде. Кабул итүдә кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә кагылган актуаль мәсьәләләр дә каралды. Һәр мәсьәләне дә район башлыгы шәхси контроленә алды.
Район башлыгының гражданнарны шәхси кабул итүе атна саен үтә. Теләге булган һәрбер кеше, шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итеп, үзенең проблемасын чишә ала.
Нет комментариев