Наҗия Шаһитова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
ХӘБӘРЛӘР

Наҗия Шаһитова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

​​​​​​​Менә юбилее көнне дә иртәдән күпсанлы балалары, оныкларын (ә алар аз түгел – 4 баласы, киленкияүләре, 11 оныгы, 15 оныкчыгы бар) каршы алды, аш бүлмәсе ягына чыгып, туган көн мәҗлесенә көйләнәчәк сыйларның әзерлеге белән кызыксынды һәм, әлбәттә инде, түшенә медальләрен тагып кадерле кунакларын көтте.

Ә аннан Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты һәм район башлыгы Алмаз Әхмәтшиннан изге теләкләр, бүләкләр алып килгән район башлыгы урынбасары Линар Маняповны бизәкле капка төбенә үзе чыгып каршы алды.

Чәй өстәле артында исә сөйләшү Наҗия әбинең балачак, яшьлек елларына әйләнеп кайтты. Авыр сугыш елларына туры килгән әлеге вакытларны бүген дә яхшы хәтерли әле ул. Сугыштан яраланып кайткан әтиләрен бригадир итеп куялар, шуңа да балаларына аеруча тырышырга туры килә: бар яктан үрнәк булырга кирәк, эштән исә һич кенә дә калырга ярамый. Мамык авылыннан җилкәләренә авыр трактор тимерләре күтәреп кайтулары хакында сөйләгәндә бүген дә күзләре яшьләнә.

Тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр, ул вакытта да яшәү җиңелләрдән булмый: фермада эшли, җәйләрен чөгендер кырыннан кайтып та кермиләр. Аның каравы, бүгенге тормышы – картлыгы кадерхөрмәттә, балаларының игътибары астында уза.

– Шөкер, сынмадык та, сыгылмадык та. Аллаһның биргәненә канәгать. Бүген яшьлектәгегә караганда да бәхетлерәк яшибез, – ди Наҗия Минвәлиевна.

 Балалары һәм күпсанлы туганнары исә Наҗия әбинең юбилеен зурлап уздырдылар, башкала артистлары да килеп, кунакларның күңелен күрде, тыл хезмәтчәненә җылы теләкләрен җиткерде. Кычытканлы авылы исә “Дуслык” яшьтәшләре белән чын-чынлап горурлана ала. Быел гына да биредә берничә авылдашлары 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән. Яшьләре 90нан узган өлкәннәрнең саны да дистәдән артыграк булып чыкты. Әлбәттә инде, күбесе район газетасын алдыра. Әнә, быел инде 91 яшен тутырачак Гөлмиҗиһан әби Сабирова да “Дуслык” газетасының һәр номерын көтеп алып, беренче булып укый икән. Гомере буена “Дуслык” белән янәшә торып атлаган авыл әби-бабайлары район газетасыннан аерылырга җыенмый әле.


Нет комментариев