Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат атлары лидерлар арасында

Казан ипподромында уналтынчы йөгереш көнендә Нурлат аргамаклары да үз җитезлекләрен күрсәтә алдылар.

Бу көнне барлыгы унөч йөгереш уздырылды. Иң элек стартка "Авыл яшьләре" призын дәгъвалаучылар басты. Биредә Ф.С.Сибагатуллин исемендәге Нурлат ат заводының Миндубай аргамагы баш килде. Шул ук йөгерештә әлеге ат заводының Албарсы III урын яулады. "Татарстан Республикасы Кубогы"на узышта "Ягуар" спорт клубының Голден Каскад аты, җиңүчедән нибары 0,4 секундка гына калышып, икенче призны яулауга иреште. Шулай ук Нурлат ат заводының "Сабантуй призы"нда көч сынашкан аргамагы Байшатның уңышы да сөенерлек булды: ул дүртенче килде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Ягуар" спортклубы Казан ипподромы Нурлат ат заводы

2
X