Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат бердәмросслары бәйгегә йомгак ясады

Шул көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә “Яшә, чишмә, яшә” һәм #чишмәләрне саклыйк бәйгеләренә йомгак ясалды. Әлеге бәйгеләр “Халык чишмәләре” җирле партия проекты кысаларында оештырылган иде.

1 майдан 30 сентябрьгә кадәр дәвам иткән партия конкурсында башлангыч бүлекчәләр, белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре аеруча актив катнашкан. Алар үз торак пунктлары тирәсендәге чишмәләрне үз карамакларына алып, территорияләрен җыештырганнар, төзекләндерү эшләре үткәргәннәр, тарихын барлаганнар, ә бу хакта эшләрен җирле бүлекчәнең башкарма комитетына юллаганнар. Нәтиҗәдә, “Яшә, чишмә, яшә” бәйгсендә Чулпан мәктәбе җиңүче дип табылган. Жюри әгъзалары Әмзә башлангыч бүлекчәсенең эшен дә аерым билгеләп үтәргә булган. Фотоэшләр бәйгесендә исә Төрнәс мәктәбе укытучысы Гөлфия Җәлалова – беренче, Әмзә башлангыч бүлекчәсе икенче урынга лаек дип табылган. Өченче урынны “Камыр Батыр” балалар бакчасыннан Алия Халикова һәм Рамилә Фәсхетдинова, Наталия Ендирякова, Фәнидә Ишниязованың коллектив эше бүлешкән. Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар җирле бүлекчәдән Мактау грамоталары һәм бүләкләр алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев