Шәһәрнең Карл Маркс урамыннан узып баручы гүзәл ханымнар һәм кызларга лаләләрне яшьармиячеләр бүләк итте.
Берничә ел дәвамында яшәп килүче матур традиция буенча, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе әгъзалары “Хатын-кызларга чәчәк бүләк итегез” дип аталган бик матур акция оештырды. Бәйрәмчә формалар кигән яшьармиячеләр шәһәр үзәгендә хатын-кызларны 8 Март белән котлап, кызыл лаләләр бүләк итте. Яшьармиячеләрнең җылы теләкләре, ихлас елмаю белән чәчәкләр бүләк итүе һәркемнең бәйрәм кәефен арттырды. “Чәчәкләр язның бу кояшлы көнен тагы да яктырак итте”, – дип рәхмәтләрен белдерде хатын-кызлар.
Нет комментариев