Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының Үрнәк авылында яңа күпер ачылды

Зур Чирмешән елгасы аша салынган күпер ачылу чарасы тантаналы шартларда үтте.

Үрнәк авылы халкы өчен чын мәгънәсендә мөһим һәм көтеп алынган вакыйга булды – яңа капиталь күпер рәсми төстә ачылды. Яңа инфраструктура объекты җирле халык язгы ташу чорында очраша торган күпьеллык проблеманы хәл итте: иске күпер Зур Чирмешән елгасы суы астында кала иде. 

Конструкциянең эксплуатацияләнү дәрәҗәсе югары, биредән авыр техника да, йөкләр төягән транспорт та үтеп йөри алачак. Яңа күпер экстрен службалар эше өчен дә аерым мәгънәгә ия – хәзер ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү расчетлары, авария бригадалары елның теләсә кайсы фасылында тоткарлыкларсыз килеп җитәчәк. 

Объект алдынгы төзелеш технологияләрен һәм материалларын кулланып төзелде. Белгечләр куәтле боз китү һәм суның максималь күтәрелүенә чыдам нык тимер-бетон баганалар урнаштырдылар. Ышанычлы транспорт юлыннан тыш, күпер уңайлы җәяүлеләр юллары, барьер коймалары һәм заманча утлар белән тәэмин ителде, соңгысы тәүлекнең караңгы вакытында юл хәрәкәтенең иминлеген сакларга мөмкинлек бирә. 

Тантаналы чарада катнашкан мәртәбәле кунаклар билгеләп үткәнчә, әлеге күпер – гадәти инженерлык корылмасы гына түгел, ә мөһим артерия дә, ул бәйләнешләрне ныгытудан тыш, авылның үсешенә дә этәргеч бирәчәк. 

Күперне ачу тантанасы үрнәклеләр, күрше авыллар халкы, төзүчеләр катнашында җылы бәйрәм атмосферасында узды. Аларның шатлыгын уртаклашырга район җитәкчелеге, республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре, туган авылларыннан Казан, Яр Чаллы, Түбән Камага китеп төпләнгән якташлар килгән иде. 

“Бу – көтеп алынган объект, аны Үрнәк авылы халкы да, нурлатлылар да көтте. Чөнки аның аша Үрнәккә барырга һәм биредәге матур табигать почмакларына чыгарга да мөмкин, – диде район башлыгы Дамир Ишкинеев. – Әлеге күпер районыбыз, Киекле авыл җирлеге халкы өчен зур әһәмияткә ия. Без Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка проектка теләктәшлек күрсәтүе өчен рәхмәт белдерәбез. Төзүчеләргә, “Мостовик” компаниясенә рәхмәт: алар объектны сыйфатлы итеп төзеделәр һәм вакытыннан алда эксплуатациягә керттеләр. Күпер – гадәти объект кына түгел, ул машиналар агымына да, су киртәләренә дә чыдамлы булырга тиеш. Биредә ел саен язгы ташу вакытында иске күперне су басып, Үрнәк халкын зур җирдән аера иде. Хәзер, әлбәттә инде, мондый хәл булмаячак”. 

ТР экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин чарада катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләде һәм җирле экосистеманы үзгә җылылык белән билгеләп үтте, төзелеш эшләренең әйләнә-тирә мохитне кайгыртып алып барылуын ассызыклады. 

“Шундый эре заманча күперне төзегән вакытта табигатькә аеруча сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәк. Төзүчеләргә әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы булулары өчен рәхмәт, бу бик мөһим. Күпер, ярларны тоташтырып, төрле авыллар халкын да берләштерсен һәм тулаем район үсешенә уңай йогынты ясасын иде”, – диде ул. 

Төзелеш компаниясе директоры Рөстәм Вәлиев күпер салганда кичергән борчулары белән уртаклашты. 

“Объектка килгәч, ә бу ташу вакыты иде, асфальт әле җәелмәгән, карыйм: әллә никадәр машина басып тора, ә кешеләр җәяү бара. Болар канәгать түгелдер инде дим. Ә алар рәхмәт укыйлар”, – диде ул. 

Бу мөһим вакыйга уңаеннан кайткан якташларының да әйтер сүзе бар иде. Ә авылдашлар исеменнән җавап сүзен Үрнәктән Талия Кәримова җиткерде. 

“Бу көнне без озак көттек. Күпер төзелеше башлана дигән хәбәрне ишеткәч, ышанмадык. Юктыр, көтеп җиткерә алмабыз инде, дип уйладык. Менә хәзер без, ташу тагы юлсыз калдырыр инде дип борчылмыйча, шатланып күпер аша йөриячәкбез. Күпер төзелешенә катнашы булган һәркемгә, үтенечебезне игътибарсыз калдырмаган барча кешегә зур рәхмәт!” – диде ул. 

Менә символик билге юлның ачык булуын күрсәтә. Ә үрнәклеләр тормышында бу көн яңа сәхифә ачты: хәзер алар, һава торышының нинди булуына карамастан, зур җир белән элемтә барлыгына ышанып гомер итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев