Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Дамир Ишкинеев Нурлат районы газетасын 95 еллык юбилее белән котлады

Хөрмәтле район газетасы редакциясе хезмәткәрләре һәм матбугат ветераннары!

Сезне истәлекле вакыйга – “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасының беренче саны дөнья күрүгә 95 ел тулу белән тәбрик итәм!

Йөз елга якын тарих – Нурлат районының җанлы елъязмасы ул. Газета үз битләрендә районыбыз үсешенең төп этапларын: якташларыбызның хезмәт каһарманлыгын, предприятиеләр төзелешен, авыл хуҗалыгындагы казанышларны яктыртып килә... Район газетасының исеме үк туган җиребезнең төп байлыгын – милләтара татулыкны, халыклар дуслыгын һәм рухи бердәмлекне гәүдәләндерә.
Бүгенге цифрлы технологияләр чорында редакция коллективы югары һөнәрмәнлеген саклап кала һәм яңа медиаплатформаларны уңышлы эшкә кертә. Хәзерге вәзгыять шартларында газета мөһим мәгълүмати һәм патриотик эш алып бара: алгы сызыктагы сугышчыларыбызның батырлыгы турында сөйли, волонтерлар хәрәкәтен берләштерә, җиңүгә булган ышанычны ныгыта.

Татар, рус һәм чуваш журналистикасы ветераннарына традицияләрне саклап калулары һәм лаеклы буын тәрбияләүләре өчен тирән рәхмәтләремне белдерәм. Район газетасына иҗади уңышлар, озын гомер, мәртәбәле проектларны тормышка ашыруын, югары тиражлар телим! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе, бәхет һәм иминлек юлдаш булсын!

Дамир Ишкинеев, Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев