Әлеге изге эшне башкарырга авылдашлары Марат Гатин булышкан.
Яңа Әлмәт авылында җирле мәчет манарасын буяганнар. Әлеге изге эшне шул авылда туып-үсеп, хәзерге вакытта Түбән Камада яшәүче авылдашлары Марат Вәлиуллин оештырган. Ул автомобиль гидрокүтәргече алып кайткан, ә буяу эшләрен Виталий Константинов белән Марат Гатин башкарганнар.
Манараның элеккеге буявы шактый искергән булган инде, буяу эшләреннән соң ул ерактан күренеп, авыл халкын сөендереп тора. Ә Марат Гайнулловичның манараны буяуны өченче тапкыр оештыруы икән.
Моннан тыш, ул инде берничә ел дәвамында элеккеге борынгы мәчет урынын карап тора – территориясен койма белән тотып алган һәм кайткан саен тәртип салып китә.
Авыл мәчете имам-хатыйбы һәм авыл халкы Марат Гайнулловичка һәм шулай ук бу эшкә булышлык иткән һәркемгә җылы рәхмәтләрен белдергәннәр. Мондый игелекле гамәлләр авылдашларны берләштерә һәм иман, ярдәмләшү, туган җиргә мәхәббәт кебек кешелек кыйммәтләрен тагы да ныгыта.
Нет комментариев