Нурлат ветеринарлары «Грипп, тукта» профилактик айлыгына кушылды
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат ветеринарлары «Грипп, тукта» профилактик айлыгына кушылды

Ул 28 августта төгәлләнәчәк.

Татарстанда югары патогенлы кош гриппы һәм Ньюкасл авыруын профилактикалау буенча “Грипп, тукта” айлыгы дәвам итә.

Бу чорда Нурлат районы дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре барлык төр форма хуҗалыкларда кошларны исәпкә алалар, гражданнар арасында әлеге авыруларны профилактикалау буенча әңгәмәләр үткәрәләр, аларның килеп чыгу сәбәпләрен җентекләп аңлаталар һәм башка төр чаралар үткәрәләр.

“Җәй һәм көз айларында кошлар арасында төрле авырулар аеруча еш тарала. Шуңа күрә кош асраучы шәхси һәм фермер хуҗалыкларына саклык чараларына зур игътибар бирергә кирәк, – ди ветеринария берләшмәсе начальнигы Илнур Хәнәфиев. – Иң беренче чиратта, бу – кошларны ябып асрау. Алар янына кыргый һәм күрше хуҗалыкларда асралучы кошлар да керерлек булмасын. Казлар, үрдәкләр һәм башка төр кошлар сатып аласыз икән, аларны бары тик кош гриппы буенча имин булган өлкәләр һәм районнардан гына сатып алыгыз, кайтарылгач та 30 көн буена башка кошлардан аерым асрагыз”. 

Шул ук вакытта кошларны асраганда санитария шартларын истә тоту, алар өчен бары термик эшкәртелгән сыйфатлы һәм куркынычсыз азык кына куллану зарур. Йорт кошлары үлә башласа, яки кырларда, урманнарда һәм башка урыннарда кошларның күпләп үлү очракларына юлыксагыз, бу хакта кичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә 2-58-26 номеры буенча яки авыл җирлекләре башкарма комитетларына хәбәр итәргә кирәк.


Нет комментариев