Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды

Бөек Ватан сугышы башлануның 85 еллыгы көнендә нурлатлылар фронтларда һәлак булган герой-якташларыбызның истәлегенә хөрмәт күрсәтү һәм тылда җиңүне яулаган һәркемгә олы рәхмәт белдерү өчен мемориаль комплекс янына җыелдылар.

Гадәттәгечә, чара Азат итүче сугышчы һәйкәле итәгенә чәчәкләр һәм веноклар салу белән башланды. Иртән-иртүк мемориалга һәлак булганнарны искә алу өчен шәһәр һәм район халкы бөтен коллективлары һәм гаиләләре белән килде.

Матәм митингын Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев ачты. 

Үз чыгышында ул сугышның фаҗигале саннарын искә төшерде.

“Илебез Җиңүгә озын-озак 1418 көн һәм төн барды, сугыш 27 миллион совет кешесенең гомерен өзде. Безнең районнан 16 000нән артык кеше фронтка, Ватанны сакларга китте, аларның яртысыннан артыгы кайтмады, үз гомерләрен җиңү өчен бирде», – диде ул.

Җыелучыларга махсус хәрби операция ветераны Владимир Коренков та мөрәҗәгать итте, ул буыннар бәйләнешен һәм әби-бабайларның батырлыклары турындагы тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады. Фронтта һәлак булганнар, тыныч вакытта яралардан вафат булганнар, шулай ук җирле конфликтларда һәм махсус хәрби операция барышында һәлак булган сакчылар истәлегенә ул бер минутлык тынлык игълан итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев