Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат: беренче яртыеллыкка нәтиҗәләрне җыеннарда ясадылар

Бүген, 6 июльдә, гражданнар җыеннары Тимерлек, Елаур, Тумба һәм Заречный авыл җирлекләрендә узды.

Аларның һәркайсында авыл җирлекләре башлыклары 2018 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр буенча хисап тоттылар, шул исәптән үзара салым һәм республика программалары кысаларында башкарылган эшләргә дә тукталдылар. Җыеннарда район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова катнашты. Ул районның социаль-икътисади торышы белән таныштырды. Флюра Ршитовна билгеләп үткәнчә, район әлеге параметрлар буенча 45нче урында. Авыллар халкы белән ачык сөйләшү барышында район башлыгы урынбасары кооперация эшчәнлеге буенча идеяләре белән уртаклашты, эш юнәлешләрен күрсәтте. Әлеге дүрт авыл җирлеге дә урман җирлегендә урнашкан, һәм бу авыллар халкы алдында яңа перспективалар ача. Әлбәттә, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге дә арткы планга күчми. Һәм Флюра Рәшитовна күрше районда мондый уңышлы эшчәнлекнең конкрет мисалларын китерде. Авыл җирлекләрендәге җыеннарда кайбер ведомстволар, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләре дә катнашты. Авыллар халкы үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев