Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат: Бөтендөнья Татар Конгрессы һәм “Ак калфак”ның җирле бүлекчәләреннән – беренче ифтар

Бөтендөнья Татар Конгрессы һәм  татар хатын-кызларының “Ак калфак”  иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлекчәсе әгъзалары Рамазан аеның  беренче кичен  бик күркәм ифтар мәҗлесендә үткәрделәр.

“Добрая столовая” ашханәсендә әзерләнгән  табынга  дини гыйлем һәм әхлак тәрбиясе бирүдә күп көч куйган остазбикәләр  белән бергә районда озак еллар намуслы хезмәт куеп, бүген ислам кануннары буенча  яшәүче әби-апалар да чакырулы иде. Нурлат, Түбән һәм Югары Нурлат, Якты Күл, Киекле, Зирекле авылларыннан килгән апалар үзләрен кадерле кунаклар итеп тойсыннар өчен барысы да уйланган иде. Район мөхтәсибенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Земфира ханым Мортазинаның Корьән сүрәләре укуы, вәгазе ифтарның мәгънәви күркәмлеген, ә ашханә мөдире Мөнирә ханым Абдрахманова аш-суның затлылыгын тәэмин иттеләр. Бүлекчәләрнең  яшь әгъзалары мәҗлеснең тоткарлыксыз  баруына  булыштылар. Кунакларның уртак рәхмәт сүзләрен Гөлсирә ханым Мөхәммәтова җиткерде, Рамазан  аеның фазыйләтләренә бәйләп, айны һәммәбезгә бу көндәгедәй Аллаһның ризалыгына ирешерлек гамәлләр белән үткәрергә насыйп булсын дип теләде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев