Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат мөгаллимәләре эш тәҗрибәләре белән уртаклаша

Дөресрәге, Заһид мәчете мөгаллимәләре. 5 еллык эш тәҗрибәләрен берләштерү инициаторы белән чыгучы һәм аны гамәлгә дә ашыручы-Рәисә Фәйзуллина.

Озак еллар мәгариф системасында методист булып эшләгән Рәисә ханым дини гыйлем бирүдә дә тәҗрибә уртаклашу бик кирәкле эш дип санаган һәм үз кузаллавы буенча ярдәмлек төзеп тә куйган. Нурлат шәһәре мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов һәм Заһид мәчете имам-хатыйбы Нуриҗан хәзрәт Азизов фатихасы белән башланып киткән "Мәчет аһәңе" дигән китапка дәрес эшкәртмәләре, күрсәтмә материаллар, мәчеттә үткәрелгән чаралардан фотолар кертелгән. Биредә Пәйгамбәрләр тарихы, мөнәҗәтләр һәм мәдрәсәдә белем алучы шәкертләрнең фикерләре дә тупланган. Әлегә китап аз данәдә нәшер ителгән, финанс мәсьәләсе хәл ителгәндә, мөхтәсибәт аны барлык мәчетләргә дә таратырлык итеп бастырырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Заһид мәчете