Нурлат районы башлыгы “Сөләйманов Ә.И” КФХсында терлекчелек комплексы эше белән танышты
Бүген район башлыгы Равил Кузюров "Сөләйманов Ә.И" КФХсының Биляр Озеродагы товарлыклы-сөтчелек комплексында кышлатуның барышы белән танышты.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин һәм хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов озатуында ул комплексның төрле бүлекләрендә булып, төрле яшьтәге терлекләрне ашатуның үзенчәлекләрен карады, тәүлеклек артым һәм савым белән танышты. Бүгенге көндә комплекста 3400дән артыграк баш эре мөгезле терлек асрала, шуларның 1600е - савым сыерлар, көнлек савым 13,2 литр тәшкил итә. Тәүлеклек артымны декабрьдә 900 граммга җиткергәннәр, бу исә ашату технологиясен үзгәртү ярдәмендә ирешкәннәр. 2015 елны терлекчелек комплексы уңай күрсәткечләр белән төгәлләгән. Сөт җитештерү 2014 ел белән чагыштырганда 104 тоннага артыграк булса, туган бозаулар саны 121гә арткан. Комплекста эш тәүлек әйләнәсе оештырылган, хезмәткәрләр эш шартларыннан һәм хезмәт хакыннан канәгать. Район башлыгы алга таба да эшләрне оешкан төстә алып барып, бүгенге көндә төп керем чыганагы булган сөт һәм ит җитештерү күләмен арттыруга аерым игътибар бирергә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев