Нурлат районының Чишмә авылында блок-модульле кибет төзеләчәк
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының Чишмә авылында блок-модульле кибет төзеләчәк

Нурлат районының Чишмә авылында блок-модульле кибет төзелә башлады. Әхмәт авыл җирлеге башлыгы Рәмис Шәйхетдинов әйтүенчә, әлегә подрядчылар бинаның нигезен кора башлаган, тиздән модульләрен җыя башлаячаклар. Кибет республикада быелдан эшли башлаган "Авыл кибете" максатчан программасы нигезендә төзелә. Мондый стационар сәүдә нокталары 100дән артыграк йортлы торак пунктларында төзелә, республикада быел шундый 50дән...

Нурлат районының Чишмә авылында блок-модульле кибет төзелә башлады. Әхмәт авыл җирлеге башлыгы Рәмис Шәйхетдинов әйтүенчә, әлегә подрядчылар бинаның нигезен кора башлаган, тиздән модульләрен җыя башлаячаклар. Кибет республикада быелдан эшли башлаган "Авыл кибете" максатчан программасы нигезендә төзелә. Мондый стационар сәүдә нокталары 100дән артыграк йортлы торак пунктларында төзелә, республикада быел шундый 50дән артыграк кибет төзелеп сафка бастырылыр дип көтелә.


Нет комментариев