Шигърият яратучылар белән очрашулар циклы кысаларында Нурлатка Волгоградтан "Филантроп" һәм "Александр Невский" Халыкара премияләр лауреаты дипломанты Ольга Полторецкая килеп китте.
Сишәмбе көнне ул җирлекара китапханәдә "Йөрәктән йөрәккә" дип аталган әдәби кичәдә җирле авторлар белән очрашты. Ольга Полторецкая Нурлатның истәлекле урыннарыннан алган тәэсирләрен дә бүлеште.
- Нурлатның символы нурлы ат алга ыргылган сыман, шәһәрегез дә һәрчак үссен һәм чәчәк атсын иде, - дип теләкләрдән башлады ул үзенең чыгышын һәм әле тагын Нурлатка әйләнеп кайтырга теләге барлыгын әйтте.
Биографик белешмәләрне кунакның шигъри юлларга салынган хатирәләре алмаштырды. Оьга Борисовна үзенең "Счастье земное" җыентыгына кергән китапларын тәкъдир итте. Җыентык 15 аерым басманы үз эченә алачак, шуларның 10сы дөнья күргән инде һәм Волгоград, Казан һәм Чистай китапханәләре фондларында саклана.
Җирле авторлар шагыйрәнең иҗат җимешләрен бик теләп һәм дулкынланып тыңладылар. Үз чиратында Антонина Халипа һәм Михаил Зевакинның шигъри багажы да шагыйрәне битараф калдырмады.
Нет комментариев