Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат шәһәренең Карл Маркс урамында хәрәкәт ике яклы булачак

Әле кайчан гына Мәктәп һәм Карл Маркс урамнары киселешеннән Гыйматдинов урамына кадәрге участокта бер яклы транспорт хәрәкәте иде. Күптән түгел юл хәрәкәтен оештыру схемасы үзгәрде һәм хәзер машиналар бөтен Карл Маркс урамы буйлап ике яклап та үтә алалар.

Тиешле юл билгеләре дә урнаштырылган. Бу шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан имзаланган карар нигезендә башкарылган. Әйтик, Карл Маркс һәм Гыйматдинов, Мәктәп һәм Карл Маркс урамнары кисешкән урыннарда – “юл бир”, ә Мәктәп һәм Карл Маркс урамнары кисешкән машина юлында ике яктан да “төп юл” билгеләре куелган. Карар район газетасында да басылган иде. Моннан соң бер атна үтте, әмма әлегә кадәр Мәктәп һәм Карл Маркс урамнары киселешендәге участокта гадәтенчә юл бирергә тырышкан йөртүчеләрне күзәтергә мөмкин.

– Төп юлда икәнлегемә әле дә күнегеп җитә алмыйм, уң яктагы машиналарга гел юл бирергә тырышам, – дип уртаклашты такси йөртүче бер нурлатлы, үзенең игътибарсызлыгы өчен гафу үтенгән сыман. Чыннан да әлеге киселештә өч яктан хәрәкәт иткән машиналарның бер үк вакытта тукталып калуларын еш күрергә була. Йөртүчеләр сүзләренә караганда, алар яңа юл билгеләре турында беләләр, әмма ышанычлары юк – каршыга килүче шоферлар игътибар бирмичә, гадәтенчә хәрәкәт итәргә мөмкиннәр бит. Сүз уңаеннан, ЮХИДИда хәбәр итүләренчә, бу участокта әлегә бер юл-транспорт һәлакәте дә булмаган.

– Юл хәрәкәтен оештыру системасының үзгәрүе Карл Маркс урамын төзекләндерү буенча проектны тормышка ашыру кысаларында барган эшләр белән бәйле, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Габдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев