“Нурлат” телекомпаниясе директоры Резеда Гиняева съездда булып кайтты
ХӘБӘРЛӘР

“Нурлат” телекомпаниясе директоры Резеда Гиняева съездда булып кайтты

"ТНТ" каналының региональ телекомпаниясе булган "Нурлат" ТРКсы канал үткәргән һәр съездда диярлек катнашмый калмый.

Быелгы XI съезд 20-22 ноябрьдә Мәскәүдә узды. 300ләп телекомпания җитәкчесе катнашкан съездда елга йомгак ясалган, бурычлар билгеләнгән. ТНТ каналы цифрлы телевидениенең икенче мультиплексына кертелгән, съездда региональ телекомпанияләрне саклап калу өчен күрелгән техник чаралар белән дә таныштырганнар.

Нурлат ТРКсы

Нет комментариев