1 октябрьдән Нурлат районында Өлкәннәр көненә багышланган декада башлана
ХӘБӘРЛӘР

1 октябрьдән Нурлат районында Өлкәннәр көненә багышланган декада башлана

Бу көннәрдә өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәм, хәйрия чаралары үткәреләчәк.

Декада 1 октябрьдә Мәдәният сараенда узачак бәйрәм концерты белән башланып китәчәк.

Очрашулар мәдәният учреждениеләрендә, оешма-предприятиеләрдә дә оештырылачак.

Пенсионерлар өчен концертлар һәм чәй мәҗлесләре үткәреләчәк.

Бу көннәрдә өлкәннәргә игътибар һәм ярдәм күрсәтүгә аерым әһәмият биреләчәк.

Мәктәп укучылары һәм волонтерлар ветераннар, ялгыз яшәүче өлкәннәр янына барып, көнкүрештә һәм хуҗалык эшләрендә ярдәм күрсәтәчәк.

Мәгариф учреждениеләрендә шәфкатьлелек, игелек һәм өлкәннәргә хөрмәт турында сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, иҗади акцияләр, әби-бабайларны котлау чаралары узачак.

Декада өлкән буын вәкилләренә рәхмәт сүзләре җиткерү, аларга игътибар һәм кайгырту күрсәтү, күңелләренә җылылык һәм яхшы кәеф бүләк итү өчен тагын бер матур сәбәп булачак.
 


Нет комментариев