Ул Дәүләт Думасы депутатларын сайлауның икенче көне белән туры килде.
Узган шимбәдә Нурлатта беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Сәүдә рәтләре Кооператив урамында җәелдерелде. Район башлыгы Дамир Ишкинеев киштәләрдә тәкъдим ителгән продукция белән танышып чыкты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Җирле җитештерүчеләр һәм шәһәребез кунаклары нурлатлыларга ит, балык, сөт, бал, җиләк-җимеш һәм башка продукция тәкъдим иттеләр. Кулай бәяләрдән бәрәңге, помидор, кабак, ташкабак кебек сезонлы яшелчәләр дә күп иде.
Ярминкә аллы-гөлле чәчәк түтәлләрен дә хәтерләтте: биредә дәлияләр, хризантемалар, кашкарыйлар, шулай ук җиләк-җимеш агачлары үсентеләре сатылды. Мунча себеркеләре дә бар иде. Ярминкә мәйданчыгы буйлап узган гармунчылар күңелле бәйрәм атмосферасы тудырды, үзешчән сәнгать артистлары чыгыш ясады. Күпчелек нурлатлылар, запаслар ясаганнан соң, ярминкәдән туп-туры сайлау участокларына юл тотты.
Нет комментариев