Нурлат ТВ: 20 елга сузылган сюжет
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат ТВ: 20 елга сузылган сюжет

Бүген Нурлат телевидениесе үз юбилеен билгеләп үтә.

Бердәм команда булып

Резеда Гиняева, “ТАТМЕДИА” АҖнең “Нурлат-информ” филиалы җитәкчесе – баш мөхәррире: Нурлат телевидениесе минем өчен балам кебек якын һәм кадерле. Эш башы бүгенгедәй хәтеремдә. Район башлыгы Фатих Сибагатуллин телевидение өчен заманча бер фирманың стандарт мөмкинлекле, шулай ук югары сизгерлекле DVCAM* форматындагы видеоаппаратурасын кайтартты. Ул чакта әле республика телеканаллары да андый техника белән мактана алмыйлар иде. Бинабыз юк (4-5 айлап без район газетасы редакциясе бинасында һәм аның составында булдык), видеоаппаратурабыз берәр данә генә, эфир лицензиясе турында әйткән дә юк. Кадрларны урамнан эзләдек. Бераздан бина мәсьәләсе хәл ителде. Шәһәр читендәге РТПЦ бинасының өске катында 86 квадрат метрлы бина салынды. Әмма... сусыз, канализация челтәрсез һәм юлсыз... Беренче эфир Сабантуй алдыннан иде. Без аны ерып чыктык. Сыйфат, рәсем, монтаж, тавышландыру – бүген архивтагы әлеге дискларга күз салу гына да зур үсеш циклы узуыбызны дәлилли. Әмма үз вакыты өчен Нурлатта телевидение булу зур казаныш иде. Безнең тапшыруларны һәрчак көтеп алдылар һәм бу безгә эшебездә яңа импульс бирде. 20 ел сизелмичә дә узып китте. Берничә тапкыр эфир, элемтә лицензиясе алынды, үз көчебез белән үз акчабызга янкорма салдык, сулы булдык, канализация челтәрләре суздык. Шушы чорда безнең кул аркылы йөзләгән кеше телевидение дигән серле, шул ук вакытта гаять кызыклы һәм катлаулы эш серләренә төшенеп, язмышын “зәңгәр” экран белән бәйләде. Шунысы куанычлы, Нурлат ТВ контенты өстендә эшләүчеләрнең яртысы әлеге эшкә бүген дә тугры булып калды. Бүген 6076нчы тапкыр эфирга чыгабыз. Хәзер инде без башка. Һөнәри әзерлегебез, эфир форматыбыз, матди базабыз (соңгы елларда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ул тамырдан яңарды), гамәлгә куючыбыз да үзгә. Әмма без һаман да үз халкыбызга хезмәт итәбез: эзләнәбез, креатив идеяләр белән янабыз, яраткан һәм кабатланмас Нурлатыбыз җирлегендәге барлык яңа казанышларны, аның асыл кешеләре язмышларындагы вакыйгаларны сурәтләгән видеосюжетларны район гына түгел, республика халкына җиткерәбез. Безнең хезмәтне аңлаган һәм бездән аерылмаган һәр тамашачыга рәхмәтлебез.

Зөлфия Галиуллина, филиал җитәкчесенең телевидение буенча урынбасары: Нурлат телевидениесенә эшкә килгәч, иң беренче сюжетым бер зур хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы турында булды. Кыен булгандыр, яшерен түгел. Чөнки сорауларны дөрес итеп бирергә кирәк иде. Ә “Сиңа дигән җырым” музыкаль тапшыруына килгәндә, иң беренче эфирым бүгенгедәй хәтеремдә. Сәхнәдә еш чыгыш ясасам да, хатларны укыганда дулкынландым. “Котлаучының ихлас күңелдән әйтелгән теләкләрен тыңлаучыга җиткерә алдыммы?” – дип борчылдым. Иртән эшкә килгәч, директорыбыз Резеда Әкрамовна мактагач, иркен сулап куйдым.

Гөлназ Хәсәншина, татар тапшырулары бүлеге җитәкчесе: Нурлат телевидениесенең 20 еллык тарихында минем өчен иң истә калганы, әлбәттә, төшергән иң беренче сюжетым. Мин, стажер кызны, тәҗрибәлерәк хезмәттәшемә ияртеп Югары Нурлаттагы ат заводына җибәрделәр. Шул чакта ничек кешегә барып сүз башлыйм, интервью алганда нинди сораулар бирим дип борчылганнарым әле дә истә. Шуннан соң атлар темасына шактый күп сюжетлар төшерергә туры килде. Әмма беренче чирканчык алу еллар узса да, онытылмый һәм Нурлат телевидениесенә эшкә урнашкан мизгелләрне бүген дә сагынып искә алам. Эльмира Туктарова, видеомонтажер: – Телевидениегә мин 2001 елда килдем, монтажның ике – “линейный” һәм “нелинейный” төрләрен үзләштердем. Монтаж ясаган беренче сюжетымны зур дулкынлану белән искә алам: бу район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренең барышы турындагы материал иде. Вакыт белән төрле программаларда эшләргә өйрәндем, Казан телеүзәкләрендә стажировка үттем. Эшемдә барыннан да элек миңа районыбыз кешеләре турында фильмнар, шәһәребез хакында видеозарисовкалар әзерләү ошый. 15 ел инде мин беренче тапшырудан ук нурлатлыларның күңелен яулаган “Сиңа дигән җырым” музыкаль программасын монтажлыйм. Кешеләргә яхшы кәеф бүләк итү бик ошый миңа.

Телевидение безгә канат куйды

Алсу Усманова, “Нур радио” ОООсы баш редакторы (Нурлат ТВда 2000-2010 елларда эшләгән): – Мин Нурлат ТВга килгәндә, без икебез дә яшь идек: җирле телевидениегә ул вакытта – 1, миңа – 16. Әмма нәкъ менә телевидениедәге эшчәнлегем киләчәктә һөнәр сайлавыма йогынты ясады. Биредә мин кем булачагымны аңладым һәм массакүләм мәгълүмат чараларында эшләргә карар бирдем. Әйе, миңа да барысы да җиңел генә бирелмәде. Әмма сюжет төшереп кайткач, бер тында текст язу нинди күңелле иде – оператор ачык, матур рәсемнәр төшергән, эре план алган, интервью бирүченең тавышы да кирәкле каналда язылган. Болар барысы да корреспондентка зур канәгатьлек хисе бирә. Мин массакүләм мәгълүмат чараларында, әмма хәзер радиода эшләвемне дәвам иттерәм. Һәм минем телетарихым 10 ел элек тәмамланган булса да, Нурлат ТВдагы эшчәнлегемне җылылык белән искә алам. Наил Шакирҗанов, “ТНВ” телеканалының “Семь дней” программасы монтажлау режиссеры, (Нурлат ТВда 2003-2004 елларда эшләгән): – Мин Нурлатка 2003 елның җәендә кайттым. Эш эзләргә кирәк иде. Ашхабад (Төркмәнстан) телевидениесендә эшләү тәҗрибәм бар, җирле Нурлат ТВга бардым. Ишек шакып, эшкә алуларын сорадым, төп резюмем: “Минем ТВда 7 ел эшләү тәҗрибәм бар, “нелинейный” – компьютер ярдәмендә монтажлау һәм графика белән эшли алам”, – дигән сүзләрем булды. Резеда Әкрамовна урамнан кергән кешене ничек эшкә алырга булгандыр, хәзергә кадәр аңламыйм. Аннан Нурлат ТВда гаҗәеп атмосферада искиткеч коллектив белән ярты елдан артыграк эшләдем. Озак еллар дәвамында миңа күрсәткән ярдәмнәре өчен бөтен коллективка рәхмәт. Нурлат ТВ һәм якыннарым ярдәмендә Нурлатны кыю рәвештә үземнең икенче кече Ватаным дип атый алам. Юбилеегыз белән! Рамил Шәйдуллин, “ТНВ” телеканалының “Татарстан яңалыклары” программасы корреспонденты (Нурлат ТВда 2013-2016 елларда эшләгән): – Яңалык – аяк астында. Журналистиканың әлеге кагыйдәсен мин 2013 елның ахырында ишеттем. Һәм аны бүген дә кабатлыйм. Хәзер инде төшерүгә беренче чыгуымны хәтерләмим. Әмма “аяк астындагы яңалык”ның нәрсә аңлатканын нәкъ менә шул вакытта төшендем, бу – хәтта, бер караганда, күзгә ташланмый торган әйберләргә игътибар бирү. Нурлат телевидениесендә хәбәрләрне таный, яза һәм гомеремдә беренче тапкыр тапшырулар алып бара башладым. Танылган кешеләрдән интервью алдым, документаль мини-фильмнар ясадым, хәтта социаль экспериментлар да үткәрдем. “Портретниклар”, шәһәр турында клиплар, “реалити-шоу”... Нәрсәләр генә булмады. Нурлат ТВ – иҗат өчен зур киңлек бирә торган урын иде һәм шулай булып кала да, бу яктан мин бик уңдым. Бу миңа өйрәнергә ярдәм итте, чыныктырды һәм, әлбәттә, боларның барысы да миңа бүгенге эшемдә ярдәм итә. Нурлатта мин шуны аңладым: телевидение һәм “Хәбәрләр” – минем белән озакка. * ДиВиКАМ ** АйПи ТиВи


Нет комментариев