Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат укучылары Татарстанда иң яхшылар командасына керде

“Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” республика мәдәни-мәгариф проектының иң актив катнашучылары дип табылган яшь нурлатлылар өчен бу атнаның сишәмбесе тәэсирләргә бай булды. Алар бөтен Татарстаннан килгән йөзләгән яшьтәшләре белән Казанда йомгаклау чараларында катнаштылар.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, башлангыч сыйныфта укучы һәр баланың “Әкият” театрындагы курчак тамашасына эләгү һәм дипломнар белән истәлекле бүләкләр алу шансы бар. Мисал өчен, Нурлат районында быел гына да уку елы башында 2078 башлангыч сыйныф укучысына мәдәни көндәлекләр тапшырылган. Бу чор эчендә алар музейлар, китапханәләр, фестивальләрдә булып, көндәлекләрен тутырганнар, проект порталында үз тәэсирләре белән уртаклашканнар. Апрельдә районның махсус комиссиясе көндәлекләрне тикшерүгә кабул итте. Аның нәтиҗәләре буенча, гимназия укучысы Диана Садыйкова, 3нче мәктәп укучылары Эльмира Низамова, Руслан Сатдаров һәм Вячеслав Литта “Әкият” театрына чакыру алдылар.

– Мин бик тырыштым. Безнең гаилә традициясе буенча, сентябрьдә мәдәни экскурсиябез нәкъ менә әлеге театрдан башлана, һәм символик рәвештә биредә тәмамлана да, – ди Эльмира. Ул инде өченче ел проектта һәм аның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаша. – Бу ел эчендә без гаиләбез белән Казандагы бик күп музейларда, Болгарда, Зөя утраучыгында, Биләрдә булдык. Миңа бигрәк тә Бәхетле балачак музее ошады. Мин үзем дә бәхетле бала!

Казандагы бәйрәм чаралары “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” порталының актив блогерларын бүләкләүдән башланды. Ул ТР Мәдәният министрлыгы конференц-залында министр урынбасары Юлия Әдһәмова һәм “Татармультфильм” студиясенең баш режиссеры, проект порталын эшләүче Сергей Киатров катнашында үтте.

– Бу – Россиядәге уникаль проект. Татарстанның мәдәни командасы 80 меңнән артык портал кулланучыларын берләштерә. Бу мәктәп укучыларына мәдәни белем һәм тәрбия бирүгә багышланган бердәнбер махсуслашкан төбәк балалар социаль челтәре. Биредә көн саен бөтен Татарстаннан 20 меңнән артык укучы аралаша, бүгенге көндә порталга 18 миллионнан артык тапкыр кергәннәр, – дип билгеләп үтте портал кураторы Гөлнара Головина, бүләкләү тантанасын ачып. Чарада беренче тапкыр текстын балалар үзләре иҗат иткән “Татарстан мәдәни командасы гимны” да яңгырады. Аннан соң чаралар “Әкият” театрында дәвам итте. Биредә балалар өчен сәхнәләштерелгән тамаша үтте. Ә аңа кадәр фойеда аниматорлар мәдәни команда әгъзаларының күңелләрен ачтылар.

– Без – иң яхшылар! – дип үз яшьтәшләрен тәбрик иттеләр Нурлат укучылары һәм икенче елда да очрашырга сүз куештылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев