Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Нурлат укучыларына форманың өч төрлесе кирәк булачак
Июль азагына якынлашты, димәк, уку елы башланырга да бер айлап кына вакыт калып бара. Ата-аналарның күбесе мөһим сорауларның берсе – баланы мәктәпкә җыендыру турында уйлана башлагандыр. Мәктәпкә барганчы бик күп әйбер җыеп өлгерергә кирәк, ә мәктәп формасы сатып алу – иң четрекле мәсьәләләрдән.
Районда мәктәп формасына карата бердәм стандарт турындагы сорау белән исә мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Идарәдән хәбәр итүләренчә, мәктәп укучылары өчен киемнең өч төре кирәк булачак: көндәлек, парад һәм спорт киеме. Парад формасы дигәндә, караңгы зәңгәр төстәге классик костюм күздә тотыла, малайлар аны бер тондагы күлмәк, ә кызлар ак блузка белән кия. Спорт формасы ак футболка, чалбар һәм шорты, аяк киемен үз эченә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев