Нурлат ветераннары елъязмага кертелә
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат ветераннары елъязмага кертелә

Үзәк китапханәнең хокукый мәгълүмат секторы "Онытмыйбыз! Горурланабыз! Рәхмәт әйтәбез!" республика патриотик акциясендә катнашты.

Бу акциянең Җиңү көненә багышлап, республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләршчен махсус китапханәсе игълан иткән иде. Аның кысаларында электрон елъязма булдыру ниятләнә, ул киң җәмәгатьчелекне сугыштагы яралар нәтиҗәсендә сукырайган ветераннарның, күрмәүче тыл хезмәтчәннәренең язмышлары белән таныштыруны һәм начар күрүче татарстанлыларның шанлы батырлыкларын мәңегләштерүне максат итеп куя. Бу елъязмага Нурлат ветераннары турында да мәгълүматлар кертеләчәк.


Нурлат

Нет комментариев