Нурлат журналистлары Чабаксардагы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очраштылар
“ТАТМЕДИА” АҖ һәм республикабызның чуваш телендә газеталар чыгаручы редакцияләре хезмәткәрләре Чувашия Республикасының Цифралы үсеш, мәгълүмати сәясәт һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Чабаксардагы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очраштылар.
Татарстан делегациясе составында безнең “Туслах” газетасы хезмәткәрләре дә бар иде.
Очрашу кысаларында “ТАТМЕДИА”нең генераль директоры Шамил Садыйков һәм Чувашиянең Цифралы үсеш, мәгълүмати сәясәт һәм массакүләм коммуникацияләр министры Кристина Майнина хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
– Уку модасы иртәме-соңмы кире кайтасына ышанам. Бу шулай булачак та. Без моның өчен барлык шартларны да тудырырга тиешбез, – дип билгеләп үтте Шамил Садыйков. Ике республика вәкилләре мәгълүмати материаллар һәм тәҗрибә белән уртаклашырга, хезмәткәрләрнең квалификацияләрен күтәрү өчен уртак чаралар үткәрергә дип килештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев