Нурлатлылар "Каравонга" бара
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар "Каравонга" бара

Бу шимбәдә Лаеш районының Никольское авылында узачак "Каравон" рус фольклоры фестиваленә Россиянең төрле төбәкләреннән фольклор коллективлар җыелачак.

Фестивальдә Нурлат районаннан 3 коллектив - "Ветеран" халык хоры (җитәкчесе - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгать Бадыйгин), Иске Чаллы авылы мәдәният йортының "Лейся, песня!", Мамык авылындагы "Нефтьче" мәдәният йортының "Сульчинка" ансамбльләре дә катнаша. Нурлатлылар фестиваль кунакларына җыр-биюләр, театрлаштырылган этник тамашалар тәкъдим итәчәк.

Нурлат

Нет комментариев