Акциягә җирлекара үзәк китапханә һәм район үзәк хастаханәсе коллективлары кушылдылар.
Нурлатлылар Бөтенроссия аеклык көнен билгеләп үттеләр. Ул аноним алкоголиклар берләшмәсе белән берлектә узды. Китапханә янында мәгълүмати материаллар күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде. Нурлатлыларга алкогольнең зарарлы йогынтысы турында сөйләү белән бергә биредә проблема турында белеп торуның мөһимлеген дә искәрттеләр.
“Безнең гаиләдә исерткеч эчемлекләр кулланучылар юк, шуңа күрә әлеге проблема турында фикер алышуның ихтыяҗын да күрмибез, – дип уртаклашты шәһәрле Любовь Малышева. – Мин алкогольгә тискәре мөнәсәбәттә һәм мондый чаралар тормыштан артта калмас өчен кирәк, дип саныйм. Алкоголизмга каршы көрәшергә кирәк”.
Акция Нурлат районы үзәк хастаханәсендә дә узды. Учреждение ел әйләнәсе профилактика эшчәнлеге алып бара, әмма Аеклык атналыгына аерым энтузиазм белән якын килә. Поликлиника алдында шәфкать туташлары, исерткеч эчемлекләрнең зыяны турында күбрәк кешегә җиткерү максатыннан, социаль челтәрләр өчен тематик фотосессия оештырдылар. Биредән үтеп баручыларга буклетлар өләштеләр һәм әңгәмәләр үткәрделәр. Күршеләре – 125 нче янгын-коткару частена да керделәр.
“Без сәламәт яшәү рәвешен яклап актив агитация алып барабыз, – дип сөйләде Нурлат районы үзәк хастаханәсенең шәфкать туташы Елена Мәҗитова. – Кешеләрне аракыны бүген генә түгел, бөтенләй дә эчмәскә өндибез. Аеклык көне – начар гадәтләрнең нәтиҗәләре турында искәртү өчен мөһим форсат”.
Алкоголизмга каршы көрәш – бер көндә генә башкарыла торган эш түгел. Пациентлар белән әңгәмәләр корудан тыш, белгечләр, проблеманы яшьләр арасында кисәтү өчен, мәгариф учреждениеләренә чыгалар.
“Районыбызда алкоголизм проблемасы кискен тора: наркология кабинетында 500гә якын кеше исәптә, – дип ассызыклады Нурлат районы үзәк хастаханәсенең табибнаркологы Семен Федотов. – Әмма эшне хастаханәдә генә алып барырга кирәкми, мәктәпләргә чыгу да бик мөһим. Мин укучылар янына лекцияләр белән еш барам”.
Шәфкать туташлары барлык теләүчеләргә дә Бөтенроссия аеклык көне турында сөйләделәр. Лекцияләр, очрашулар, буклетлар, социаль челтәрләрдәге фотолар, әңгәмәләр – хакыйкатьне халыкка җиткерү ысуллары күп, әмма максат бер: аек акылны сайлаучы нурлатлыларның саны арта барсын иде.
Нет комментариев