Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар Казан ярминкәсендә 2 миллионлык сәүдә иткәннәр

Узган шимбә көнне Казанның Агросәнәгать паркында Нурлат районы 44 ноктада сәүдә иткән.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, эшмәкәрләр алып барган ит, сөт продуктлары, шикәр комы, бөртек, яшелчә һ.б.лардан иң күп сатылганы ит булган. Килограммы 280-300 сумнан сыйфатлы итне, шул исәптән кош итен дә казанлылар бик яратып алганнар.
-Яңа Иглай авыл җирлеге үзе генә дә 4 ноктада ит белән сату итте, Бикүле авыл җирлегенең итен дә яратып алдылар,-ди район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Рәзинә Хисаметдинова.-Киеклеләр алып килгән суган, бәрәңгегә дә сорау зур булды.
Бу көнне нурлатлылар ярминкәдә 2 миллион сумлык товар сатканнар.
Һәрвакыттагыча, бу юлы да район мәдәният хезмәткәрләре чыгышы ярминкәгә бәйрәм төсмере өстәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярминкђ