Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар Лобовлар гомерләре буена «Дуслык» белән бергә

​​​​​​​Нурлаттан Анатолий һәм Валентина Лобовларның гаиләләре барлыкка килгән көн газетабызның туган көне белән туры килде.

Тормышта, мәгълүм булганча, очраклы хәлләр юк: “Дуслык” та ирле-хатынлы Лобовларның яраткан газеталарына әверелә. Алар аны 1962нче елдан, Нурлатка күченеп килгәнне бирле, алдыралар. Кызыксынып укып баралар, район тормышындагы яңалыклар һәм вакыйгалар хакында фикер алышалар, якташларының уңышлары белән танышалар һәм алар өчен чын күңелдән шатланалар.

Тормышка карашлары белән Анатолий Константинович һәм Валентина Александровна берберләренә бик охшаш. Шуңа берберсен бер күрүдә ошатканнардыр да, мөгаен. Шулай булмаса, танышып берничә ай үтү белән тәүге уртак карарга килеп, бергә булырга хәл итәрләр иде микән? 1962нче елның 9 июль көнендә никахларын теркәтергә дип алар күрше авылга чыгып китәләр.

– Купшы туебыз да, кыйммәтле киемнәребез дә булмады. Штапель тукымадан күлмәкне миңа тегүче күршем тегеп бирде. Ул чагында тезгә кадәр озынлыктагы кыска җиңле күлмәкләр модада иде. Туй бәйләме урынына – кыр чәчәкләре. Безнең шаһитларыбыз да юк иде, әмма икебезнең дә күңелебез бәхет белән тулы булды, – дип җылылык һәм наз белән ул көнне искә ала Валентина Александровна.

Лобовлар гади, әмма бәхетле гомер кичерәләр. Алар бергә 59 ел инде. “Вакытның ничек тиз узуын сизми дә каласың икән”, – дип уйлап куяр гаилә башлыгы бүген балалары һәм оныкларыннан котлаулар кабул иткәндә. Аларның инде оныкчыклары да үсеп килә. “Менә ул – чын бәхет”, – дип елмаер Анатолий Константинович.

 Кайсы гына гаиләне алсаң да, аларның тормыш юлы җиңел генә бармаганлыгына ышанасың: авырлыклар, хаталар да урап узмаган, шатлыклар һәм җиңүләр дә булган, әмма хөрмәт һәм мәхәббәт Лобовларга барлык сынауларны лаеклы үтәргә, бер-берләрен ярты сүздән аңларга өйрәнергә булышкан. Хәтерләрендә алар бары тик якты һәм күңелле мизгелләрне генә саклыйлар. Яңа гаилә кору алдында торганнар өчен чын үрнәк шул түгелме!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев