Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Нурлатлыларның пенсияләре артты
Апрельдән дәүләт пенсия тәэминаты буенча һәм социаль пенсия алучы 1426 кешенең пенсиясе 2 процентка индексацияләнгән.
Бу 2018 елда пенсионерларның яшәү минимумы арту темпына туры килә.
РФ Пенсия фондының Нурлат районы буенча идарәсе начальнигы Рушания Шакирова хәбәр итүенчә, пенсия арту дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучы хәрбиләргә, радиацияле яки техноген һәлакәтләрдә зыян күргән гражданнарга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга; Ленинград камалышында яшәгәннәргә, космонавтларга, шулай ук һәлак булган (үлгән) хәрбиләрнең хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзаларына кагылачак. Социаль пенсия алучыларның да түләүләре артачак. Болар – картлык буенча иминият пенсиясенә хокук ала алмаган гражданнар, туендыручысын югалтканнар, тулы ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм әтисе дә, әнисе дә билгесез булган балалар.
Бу очракта индексация эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга да ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев