Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның Халыкның мәшгульлеге үзәге укучылар арасында бәйге үткәрде “Минем .... буласым килә”.

Әлегә җөмләдәге күп нокталар урынына күңелләренә якын һөнәр исемнәрен куйганда Нурлат шәһәренең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә белем алучылар бер-берсен һич тә кабатламаганнар.

Кемнеңдер төзүче, кайсыларының пешекче, берәүләрнең укытучы буласы килә… Ә Нурлат шәһәре халкының мәшгульлек үзәге игълан иткән шул исемдәге район конкурсы шартлары буенча, хыялдагы һөнәрләрен рәсемгә дә төшергәннәр әле. Ачык төсләр белән ясалган рәсемнәрнең һәркайсы балаларның, әле башлангыч сыйныфларда гына укысалар да, инде һөнәрләр буенча билгеле бер юнәлешне сайлауларын күрсәткән. Һәм менә шул көннәрдә бәйгенең җиңүчеләренә тантаналы шартларда Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

* 2014-2020 елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру проекты кысаларында мондый бәйгеләрне даими үткәреп торабыз. Узган елларда бакча балалары арасында игълан иткән идек, быел интернат-мәктәп укучыларын бәйгегә җәлеп итәргә булдык. Һәм мәктәп коллективы безнең тәкъдимне хуплап каршы алды, бәйгегә 1-4 сыйныф укучыларыннан барлыгы 30 эш кабул иттек. Араларыннан кайсындыр сайлап алу да кыен булды хәтта, чөнки һәр рәсем чын күңелдән ясалган, һәркайсы үз хыялындагы һөнәрне оста итеп рәсемгә төшергән,– ди мәшгульлек үзәгенең өлкән инспекторы Розалия Вилданова.

4нче сыйныфтан Антон Волков өйдә белем ала. Шулай да сыйныфташларыннан калышасы килмәгән, укытучысы Татьяна Назарова белән бергәләшеп бәйгегә әзерләнгән. Ә конкурста икенче урынны алуына чын күңелдән шатланды.

– Киләчәктә төзүче буласым килә. Рәсемгә дә шуны төшергән идем. Төзүчеләр кешеләр өчен уңайлы йортлар төзи, башкаларга шатлык бүләк итә, – ди ул.

Антон әкиятләр тыңларга ярата, бәйгеләрдә дә актив катнаша. Әйтергә кирәк, бу аның беренче генә уңышы түгел инде. Шулай ук 4нче сыйныфтан Валерия Травина исә әнисе кебек фельдшер булырга хыялланса да, рәсемгә пешекче һөнәре иясен ясаган. Бу һөнәр дә күңеленә якын, чөнки мәктәптә пешекчеләр көн саен тәмле ризыклар белән сыйлый үзләрен, өйләрендә әнисе зур гаиләгә ашарга пешергәндә кыз үзе дә булышырга ашыга. Тәрбиячесе Халидә Галиева әйтүенчә, бәйгегә рәсемне дәресләрдән тыш уза торган түгәрәктә ясаганнар икән. Гомумән, интернат-мәктәп педагоглары укучылар арасында һөнәри ориентлашу, балаларны эшче һөнәрләргә җәлеп итү буенча эшкә аерым урын бирә. Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Илүзә Маняпова билгеләп узганча, укучыларны хезмәткә өйрәтеп, тормышка әзерләп чыгару – төп бурычларның берсе һәм монда дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш чараларда төп басым ясала. Ә мәктәпне тәмамлаучыларга хыялларын чынга ашырыр өчен дә мөмкинлекләр бар – үзебездә үк урнашкан Нурлат аграр техникумында алар сылаучы-буяучылар, тегү һәм агач эше буенча белгечлекләр ала. Димәк, һөнәрләр дөньясына юл ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев