Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның тагын 9 урамында юллар капиталь ремонтланачак

Бүген шәһәрнең 1нче Дача урамында яшәүчеләр йокыларыннан техника гөрелтесе астында уянганнардыр.

Иртәдән үк НУАД эшчеләре юл төзелешенә керештеләр. Эшләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин старт бирде. 
Ул урында җаваплы службалар җитәкчеләре белән эшче киңәшмә үткәрде. Билгеләп үтелгәнчә, юллар республика финанславы хисабына төзелә. Алмаз Әхмәтшин соравы һәм Татарстан Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча бу максатларга өстәмә рәвештә 50 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Һәм иң беренче итеп әлеге чараларга 1нче Дача урамы юлы төзеләчәк. Аның озынлыгы 785 метр. Юл үзе 3 өлештән тора. Юлчылар бригадасы мастеры Ранис Садыйков билгеләп үткәнчә, аларга кысан шартларда эшләргә туры килә икән, участокта 6 суүткәргеч торба, 4 билге бар һәм элемтә линиясе уза. 
Чиратта – Весенняя, Тихая, Чишмәле, Студенческая, Ишкинеев урамнары, Бакиров, Мөхәрмәтов тыкрыклары, Лениградская һәм Захаров урамнары киселеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев