Шәһәрнең яздан аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыруына без инде күнектек: бишенче ел рәттән Блиновлар аллеяләр, урамнарны матур “кием”гә төрә.
Моның өчен алар еллар һәм һава торышы белән сыналган чәчәкләрне сайлыйлар һәм бер үк вакытта аларның ассортиментын да баетып торалар.

– Безнең прайста 30лап исемдәге чәчәк бар, һәр сорт төрле төстә, – ди Николай Блинов. – Бу яктан петуния төсләргә аеруча бай – 15ләп төрлесен үстерәбез. Өстәвенә, бу чәчәк талымсыз һәм шәһәр мохитендә дә рәхәтләнеп үсә – бер чәчәге коелырга да өлгерми, икенчесе матур булып чәчәк ата.
Әлбәттә инде, берьеллык чәчәкләргә көндәш юк – сезон дәвамында матурлыклары белән күзләрне иркәлиләр һәм түтәлләргә генә түгел, юл кырыйларына да гаҗәеп бизәк булып торалар. Хәтерләсәгез, узган елда Совет урамы буеннан буена кохияләр белән уратып алынган петуния, сальвия, бәрхет чәчәкләренә күмелеп утырды, велоюллар кырыйларында да төсле чәчәкләр мулдан иде, түтәлләр, аллеяләр, вазоннарны әйтеп торасы да юк.
Ә менә чәчәк үстерүчеләрнең кайбер хәйләкәрлеген сизми дә калганбыздыр. Эшмәкәр әйтүенчә, алар акрынлап күпьеллык чәчәкләр белән дә эшли башлаганнар һәм узган елда кайбер урыннарда аларны үстереп тә караганнар инде. Әлбәттә, күпьеллыкларның чәчәкләре озак сакланмый, әмма алар берничә ел рәттән күзләрне иркәлиләр.
– Кагыйдә буларак, без аларны башта зур булмаган санда сынап карадык, – дип уртаклашты Николай Блинов. – Аларның безнең җирлектә дә яхшы үсүенә ышандык.
Б а к с а ң , б е р ь е л л ы к с а л ь в и я л ә р н е ң т ө р л е төстәгеләре бар икән.
– Сальвияләр, кагыйдә буларак, кызыл төстә. Ә менә күпьеллыклары зәңгәрсу төстә булулары белән җәлеп итте, аклары да бар, – дип серләрен уртаклашты Николай Михайлович. Аларны тануы кыен түгел – кайсыдыр яклары белән лавандаларны хәтерләтәләр. Бу җәйдә әле канналар, пионнар, кәрләчләр, волжанка һәм башка күпьеллыклар да үстерәчәкләр. Бу искиткеч чәчәкләрнең барысы да әлегә Блиновларның теплицаларында көч җыя – 4500 квадрат метрда алар 750000 төп күпьеллык һәм берьеллык чәчәкләр үстерәләр. Барына да ничек өлгерәләр соң?
– Кайбер чәчәк орлыкларын гыйнвар башында ук чәчә башлыйбыз, моны үзебез эшлибез. Аннан инде ярдәмчеләр җәлеп итәбез, сезон дәвамында 10лап кешене эшкә алабыз, – ди эшмәкәр.
– Алар теплицада да ярдәм итәләр, чәчәкләрне урамнарга чыгарып утырткач та карап үстерергә булышалар.
Чәчәк үстерү – Блиновларның гаилә эше. Нурлатлылар арасында күптәннән танылу алсалар да, данга күмелеп утырырга җыенмыйлар. Николай Михайлович башка районнардагы коллегалары белән аралашу мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмый, аларның тәҗрибәсен өйрәнә, үзенекен дә сөйли.
– Бер урында гына тормыйбыз. Акрынлап теплицаны заманчалаштырабыз, утырту схемасын үзгәртәбез, мәсәлән, уңайлылык өчен махсус өстәлләр ясадык, – дип уртаклашты ул. Без исә, үз чиратыбызда, аңардан һәвәскәр бакчачыларга үз участокларында зур уңыш алыр өчен киңәшләр бирүен сорадык.
– Үсентеләр кечкенә булганда аларга бер төрле пропорцияләрдә азот, фосфор, калий һәм микроэлементлар кирәк. Әгәр чәчәк атуны тизләтәсегез килә икән, составында фосфор күбрәк булган ашламаларга өстенлек бирегез, яшелчә культураларының өлгерү чорында калийлылары яхшы булачак. Үз участогыгызда классик ашлама – яхшы өлгергән тирес. Әмма помидорлар үстергәндә саграк булырга кирәк, чөнки тирес ул азот дияргә мөмкин. Ул артып киткәндә ботаклар көчле үсә, әмма уңыш сөендермәячәк.
Кыяр чәчәкләренең беренче 3-4есен өзеп ташларга киңәш итәм, юкса бөтен көч беренче кыярларга китәчәк, ә сабак көч җыя алмаячак.

Петунияләр белән дә шулай – беренче чәчәк барлыкка килү белән өзеп ташлагыз, юкса ул үз энергиясенең бер өлешен югалтачак. Теплицага килгәндә, аның туфрагы һәрчак көпшәк булырга тиеш, климатны контрольдә тотарга кирәк – 25 градус оптималь санала, – дип уртаклашты эшмәкәр.
Алда көтеп алынган сезон. Блиновларның тырышлыгына караганда, ул быел да шәһәрдә якты төсләр белән тулы булырга тиеш.
Нет комментариев