Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның яшь көрәшчеләре Россия беренчелегенә юллама алды

Район мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары чираттагы семинарга узган атнада Киекле мәктәбендә җыелыштылар.

Өстәмә белем бирүне балаларда тигез мөмкинлекләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән мөһим чара буларак ачуга багышланган семинарда мәктәпнең тәрбия буенча төрле яклы эшчәнлеге тәкъдим ителгән иде.
- Мәктәп белән таныштыруны "Оста куллар" түгәрәге эшләреннән әзерләнгән күргәзмә, "Туган якны өйрәнүче", "Яшь журналист" түгәрәкләре, көрәш секциясе дәресләреннән башладык. Семинарның Халыкара бәхет көненә туры килүен истә тотып, "Оста куллар" түгәрәге әгъзалары белән берлектә бәхет китерүче курчаклар ясау буенча мастер класс үткәрдек, - ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Курамшина.
Соңрак кунаклар мәктәп музеена юл алганнар. Эспонатларга бай мәктәп музее белән укучылар Регина Галиева һәм Регина Шарапова таныштырган. Ә Айгөл Исмоилова бүген дә гамәлдә булган туку станогында эшләп күрсәтеп, кунакларны да беренче күнекмәләргә өйрәткән. Гомумән, семинарда катнашучылар мәктәптә тарихи, ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү юнәлешендәге эшчәнлекнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үткәннәр. Мәктәпнең яшьармиячеләре, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте әгъзалары укытучылар җитәкчелегендә бу юнәлештә эзлекле эш алып бара, бай материал туплана. Соңыннан директор урынбасаралары семинарга йомгак ясап, алда торган бурычлар хакында сөйләшкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев