Нурлатта 8 Март алдыннан волейболчы кызлар бәйрәм турнирында очрашты
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта 8 Март алдыннан волейболчы кызлар бәйрәм турнирында очрашты

​​​​​​​Быел ярышлар “Тулпар” спорт сараенда районара форматта уза.  

“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе менә инде ничәнче ел рәттән Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан волейбол турниры үткәрүнең инициаторы булып чыгыш ясый. Быел бердәмросслар бәйрәм турнирын  район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм “ТАГРАС-ЭнергоСервис”ның яшьләр комитеты белән бергәләшеп оештырды.

Шунысын да билгеләп үтик, волейболчы кызлар арасында җиңү өчен көрәш быел аеруча кызу бара, чөнки турнир 6 команда катнашында уза. Алар арасында Нурлатның җыелма командасы, Галимҗан  Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе, “ТАГРАС-ЭнергоСервис” һәм “Район үзәк хастаханәсе” командалары белән бергә  Аксубайдан да бер команда бар.


Нет комментариев